Ишектән керүләре (такмаклар)
Мәлки керәшенннәре җыруы. Марина Казакованың «Музыкально-поэтичесая традиция Молькеевский кряшен» җыентыгыннан.
Ишектән керүләре лә,
Елмаеп көлүләре.
Әллә нидән артык тора,
Сезне бер күрүләре.
Әллә нидән артык тора,
Сезне бер күрүләре.
2. Былбыл килеп кунганчы,
Күрмәгәне күптән була,
Алма кебек булгандыр.
3. Без алай да итмәгән,
Без болай да итмәгән.
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз,
Урлап, себеп китмәгән.
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз,
Урлап, себеп китмәгән.
4. Урам буе җортыгыз ла,
Җем җем итә утыгыз.
Йорт тирәли өч әйләндем,
Авыр икән җортыгыз.
Йорт тирәли өч әйләндем,
Авыр икән җортыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев