РИА Новости«га Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Дмитрий Морковкин хәбәр иткәнчә, индексация аспирантларга, ординаторларга һәм стажерларга да кагылачак.
Морковкин сүзләренчә, 2027 елда стипендия белән тәэмин итүгә якынча 119,1 миллиард сум каралган.
«Индексация күләме фараз инфляциясе нигезендә планлаштырылган. 2028-2029 елга шулай ук бюджетка дүрт процент индексация салынган», — дигән ул. Эксперт билгеләп үткәнчә, индексация федераль һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына гына түгел, ә аспирантларга, ординаторларга һәм ассистент-стажерларга да кагылачак.
Нет комментариев