Хәбәрләр

Казаклар Чаллысында тегүче Николай Павловка багышланган күргәзмә оештырылды

Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авылыннан Николай Денисович тегүчеләр династиясеннән.

Авыл клубында тегүчеләр династиясеннән булган Николай Павловка багышланган күргәзмә оештырылды. Николай Денисовичның әтисе дә оста тегүче булган.

«Егерменче гасыр башында безнең авылда тегүчеләр бик күп булган. Алар чит авылларга, хәтта районнарга да чыгып, үз тегү машиналары белән халыкка кием тегүдә ярдәм иткәннәр. Шундыйларның берсе — хезмәт ветераны Николай Денисович, 1930 елның 25 декабрендә туган. Ул бик пөхтә, җыйнак, үрнәк кеше иде. Армиядән кайткач, Свердловск шәһәрендә тегүче-кисүче һөнәренә укып кайта һәм озак еллар буе районда тегүче булып эшли. Районыбыз ул чакта Кызыл Йолдыз исемен йөрткән. Ә соңрак Балык Бистәсе районы исеме бирелгәч, Николай дәдәй үз өендә тегү бүлмәсе ясап, шунда заказлар кабул итә башлаган. 1980 елда колхоз аңа аерым бина бирде, шунда эшләде ул. Аңа тагын берничә хатын-кыз кушылды, бергәләп эшләделәр. Николай Денисович 92 яшендә мәңгелеккә күчте. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр, һөнәренә тугры калып, бияләйләр, сумкалар, башка кирәк-яраклар текте. Күптән түгел, туганы Мария Антонова авыл клубына аның тегү машинасын, шәхси әйберләрен һәм фотоальбомын тапшырды. Әлеге истәлекле әйберләр останың тормыш һәм хезмәт юлының нигезен тәшкил итә. Шулай ук авыл клубында туган як тарихын өйрәнүгә багышланган «Туган авылым» түгәрәге эшли башлады. Киләчәктә музей булдыру нияте бар. Алга таба да авылыбызның күренекле шәхесләре, аларның тормышы, хезмәт юлы, туган як тарихына керткән өлеше турында күргәзмәләр оештыру планлаштырыла», — дип язды клуб җитәкчесе Лидия Новикова.

Тегүче Николай дәдәй
Тегүче Николай дәдәй

Фотоларны Л.Новикова җибәрде.


Нет комментариев