«Туганайлар» газетасының 21нче (577) санына кыскача күзәтү.
1нче һәм 7нче биттә — «Таулар кочагында керәшен моңы» язмасы Лениногорск районының бердәнбер керәшен авылы Федотовка турында. Бу яктагы карендәшләр ничек яши? Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәни тормыш, авыл халкының шөгыле… Барысын да язманы укыгач белерсез. Бу биттә подписка турындагы белешмә дә урын алды.
2нче биттә «Көн һәм гамәл» рубрикасы астында Яр Чаллыда тәрбияче булып эшләүче Эльмира Степановага күкрәк билгеле бирелүе турында; авылларда махсус хәрби операциягә ярдәм итү; Колышчы авылы чиркәвенең яңартылуы турында язылды. Шулай ук, төрле районнардагы керәшен авылларындагы яңалыклар да бирелде. «Кыскача» рубрикасында Татарстан һәм илебез икътисадындагы, халык тормышындагы яңалыклар белән таныша алырсыз.
3нче биттә Казанның 337нче балалар бакчасында 14 ел логопед булып эшләүче Елена Грибакова белән әңгәмә. Логопедка баланы кайчан күрсәтергә? Иң еш очрый торган проблемалар нинди? Җавап – әңгәмәдә. «Карендәшләргә әйтер сүзем бар» язмасында «Туганайлар»ның журналисты Фрида Вәлитованың газета язмышы турындагы уйланулары. «Керәшеннәрнең шундый зур авырлык белән басыла башлаган бердәнбер матбугатын хәзерге заман технологияләренә, гаджетларга алданып кына югалтырга һич хакыбыз юк» дип әйтә ул. Моның белән сез дә килешерсез.
4нче биттә — Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан «Җиңгәчәйләр» ансамбле Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә уздырган «Покрау утырмасы» турында язылды.
5нче биттәге язмада Җәкәү йортында Валентина Максимованың «Бистәрләрем чигүле» исемле күргәзмәсе ачылуыннан репортаж. Күргәзмәдә Валентина Петровнаның үзе чиккән бистәрләре, теккән традицион халык киемнәре һәм башка эшләнмәләре урын алган.
6нчы биттәге Уралларны урап кайттык, карендәшләр белән күрешеп язмасы Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районында яшәүче карендәшләр турында. «Арумысыз, туганнар» фестиваленә Мамадыш районы мәдәният бүлеге мөдире, төбәк керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, мәдәният бүлеге методисты Роза Галкина, Комазан башы авылыннан «Карендәшләр» ансамбле түтиләре, Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева барды.
8нче биттә — Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗановның Казанда куйган зур концертыннан репортаж. Балык-Бистәсе районының Казаклар-Чаллысы авылындагы «Нур» фольклор ансамбле уздырган каз өмәсе турындагы язма да урын алды.
Нет комментариев