Бәйрәм табынына бер дигән.
Кирәк булачак: горбуша балыгы, 1 күкәй, 1 стакан, 1 стакан бодай оны, үсемлек мае, тоз.
Әзерләү тәртибе. Савытка күкәйне сытыгыз һәм сөт агызыгыз. Он һәм тоз өстәп, куе сметана хәленә килгәнче венчик белән бер төрле масса ясап туглагыз. Горбуша филесын якынча 3–4 см зурлыктагы кечкенә кисәкләргә турыйбыз. Табада үсемлек маен җылытыгыз. Балык кисәкләрен чиратлап, чәнечке ярдәмендә клярга маныгыз (кляр балыкның һәр ягына тигез ятарга тиеш). Кисәкләрне яхшылап кызган майга салыгыз һәм һәр ягын алтынсу төскә кергәнче 2–3 минут кыздырыгыз.
Әзер балыкны, артык мае сеңсен өчен, кәгазь салфеткаларга салыгыз. Кайнар килеш табынга чыгарыгыз.
Теләче яңалыклары
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев