Хәбәрләр

Егетләребезгә — ышаныч: Бирдебәк һәм Үридә маскировка челтәрләре үрәләр

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы клубында тагын бер изге, мөһим эш тәмамланды.

Биредә волонтерлар СВОдагы батыр егетләребезгә атап чираттагы маскировка челтәрләрен (сеткаларын) үреп бетергәннәр.

«Бу эштә уңган хатын-кызлар, әбиләр, яшьләр һәм битараф булмаган авылдашлар актив катнашты. Һәрбер бәйләнгән тасмага, һәр төенгә егетләребез өчен теләк әйтеп эшләдек. Бу маскировка челтәрләре егетләребезгә фронт сызыгында ышанычлы сакчы булсын, тормышларын сакласын! Бүгенге кичтә кызлар-егетләр белән ике маскировка челтәре үреп алдык. Вакытларын, көчләрен кызганмыйча, клубка килеп, ару-талу белмичә эшләгәннәре өчен волонтерларга мең рәхмәт. Сезнең бу фидакарь хезмәтегез — егетләребез өчен иң зур терәк!» — дип язды Үри китапханәчесе Рузилә Вәлиуллина.


Нет комментариев