Зәйнең Зичәбаш авылында иҗади очрашулар кызыклы үтә: анда үзешчән шагыйрьләр, рәссамнар, җырчылар, кул сәнгате белән шөгыльләнүче осталар үзләренең иҗатлары белән таныштыралар.
11 ноябрьдә Зичәбаш авылы клубында өлкәннәр өчен «Һәрвакыт яшь булганнар өчен» дип исемләнгән иҗади очрашу узды. Мондый очрашуларның ике уңай ягы бар: бер яктан, иҗат кешеләре үзләрен күрсәтә алалар, нәрсә белән шөгыльләнүләрен сөйли алалар; икенче яктан, тамашачылар яшьнең иҗатка комачауламаганын күрәләр.
Бүгенге көндә күп кенә өлкән кешеләр аралашу җитмәү, ялгызлык, читләшү хисләрен кичерәләр. Шуңа күрә кешенең яшенә, социаль һәм матди хәленә карамастан, башкаларга кирәкле булуын аңлату бик мөһим. Монда психологик ярдәм зур роль уйный.
«Һәрвакыт яшь булганнар өчен» иҗади очрашуы социаль активлыкны югалту һәм ялгызлык, авырулар белән берүзе калудан курку белән бәйле комплексларны һәм кичерешләрне җиңеп чыгуны максат итеп куя.
Фото Зичәбаш авылы клубыннан
Нет комментариев