Дөгене куллану төрле ризыклар әзерләү белән генә чикләнми. Ул безгә көндәлек тормышта да ярдәмчегә әверелә ала.
Үсемлекләр өчен иң яхшы ашлама. Дөге пешкән су — бүлмә үсемлекләре өчен менә дигән табигый ашлама. Пешерү вакытында су дөгенең файдалы матдәләре һәм туклыклы элементлары белән баетыла, алар исә үсемлекләр өчен чын туклану чыганагы булып тора. Дөге пешкән су, әлбәттә, суынырга тиеш, аннан соң аны гөлләрегезгә сибәргә мөмкин.
Кием-салымның электрлануына каршы көрәш. Моның өчен бераз коры дөге алып, аны тукымадан тегелгән капчыкка яки оекка салыгыз һәм кием куегыз. Дөге артык электр зарядларын үзенә сеңдереп ала — йота һәм киемегез электрланмый. Әгәр дә яраткан свитерыгыздан ток суга икән, бераз дөге алыгыз да, свитерыгызны шуның белән ышкыгыз.
Начар исләргә каршы көрәш. Әгәр шкаф дымлырак урында торса, бик озак җилләтелмәсә, дым тартып, кайвакыт киемнәр сөрси. Әмма дөге бу мәсьәләне дә хәл итә ала. Моның өчен берәр оекка дөге салыгыз (тукыма кисәге алып, аңа дөге салып, капчык кебек итеп төрергә дә була) һәм шкафка куегыз. Дөгенең исләрне үзенә сеңдерү сыйфаты бар. Шуңа күрә ул шкафтагы авыр исләрне бетерәчәк — һава сафланачак. Дөгедә химик матдәләр юк, ул кием-салымга зыян салмый — курыкмыйча кулланырга була. Тик бер нәрсә бар: капчыктагы дөгене әледән-әле алыштырып торыгыз, чөнки вакыт узу белән ул исне сеңдерү сәләтен югалта.
Тар муенлы вазаларны чистарту сере. Вазаның эченә кайнар су салыгыз, берничә аш калагы дөге өстәгез һәм бераз вакытка калдырыгыз. Аннары вазаны яхшылап селеккәләгез һәм чиста су белән юып алыгыз. Дөге ваза эчендәге пычракларны сак кына, әмма бик чистартып юа ала — башкача кереп булмый торган урыннарга да кереп җитә.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев