Анна Порфирьевна Чистай районының Керәшен Ялтаны авылында туган, Чуваш Ялтанында гомер итә.
Көзге генә сагыш диләр
Көзге генә сагыш диләр,
Елның һәр чорында бар сагыш.
Язмышыңа язган булса,
Эзләп таба ул сине язмыш.
Көзге яфрак бераз серле,
Берсе белән берсе серләшә.
Һәр көн саен төрле төскә төрләнә,
Төрле якка тибрәнә.
Төрле төскә кереп җиргә ята,
Өзелеп төшкән матур яфрак.
Кар астында калып өши, туңа,
Чынлап та, бик тә җәл миңа.
Еллар саен яфрак коела,
Туфракны шулай ашлый – хикмәтле.
Ашлы туфракта җиләк, гөмбә үсә,
Кем җыймаган көзге нигъмәтне?!
Ә мин үзем көзне яратам,
Бар җиһан төренә чәчәккә.
Көзнең дә бит үз яме бар,
Күңелләрне ул да күтәрә.
Көзге айлар муллык чоры.
Кыска булса да аның көне,
Барча уңышны җыябыз
Шушы сары, матур көз көнне.
Юлга чыксам,
Юлга чыксам, юлым уң булсын дип,
Юл иманын укыйм күңелдән.
Озын юллар кыска була,
Иман ятлап йөрсәң уеңда.
Юл ул игътибарны бик ярата,
Шаярганны һич тә өнәми.
Бер секунды әллә ни булдыра,
Беркемнән дә берни сорамый.
Онытмагыз, карендәшләр,
Корыч атларның да булсын чанасы.
Беркем кичермәсен кайгы-хәсрәт,
Юл иманын кат-кат ятласын!
Нет комментариев