30 ноябрьдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының финал уены узачак.
Быел фестивальнең финалында 6 көчле такым (команда) көч сынашачак: «Гөргөри киленнәре» (Казан), «Тамлетто» (Саба), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ), «Игенче» (Саба), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты), «Авара» (Казан энергия колледжы). Әлеге командалар «Әйдә, ШаяРТ»ның бу сезонында чемпион исеменә көч сынашачаклар.
«Гөргөри киленнәре»нең бу сезонда беренче уйнаулары. Яңа оешкан команда булса да, көчле чыгыш күрсәтеп, фестивальнең финал уенына чыкты. Командада Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Лиана Самойлова, Ангелина Мухина, «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге акивистлары Анастасия Иванова, Владимир Николаев уйный. Бүгенге көндә команда финал уенына ныклап әзерләнә.
Карендәшләр, 30 ноябрьдә (сәгать 18:00) бердәм булып, барыбыз да керәшеннәргә җанатарга барыйк!
Билетлар буенча «Туганайлар»га 8917 250 97 95 номерына яза аласыз!
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев