Зәй районының Сәвәләй авылында волонтерларның тырышлыгы һәм бердәмлеге нәтиҗәсендә искиткеч зур эш башкарылды.
1500 маскировка челтәре — һәрберсе күңел салып, изгелек теләп эшләнгән гамәлләрнең билгесе. Кичә, 12 ноябрь көнне, Сәвәләйдә волонтерлар өчен зур чара узды. Авыл халкы һәм волонтерлар бергәләшеп, бер-берсенә ярдәм кулы сузып, уртак максатларга ирешүнең мөһимлеген тагын бер кат раслады.
«Чара барышында халыкны аеруча бер видео җәлеп итте. Анда волонтерларның фидакарь хезмәте чагылдырылган иде. Экранда күргән кадрлар һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятты, волонтерларның тырышлыгына соклану уятты. Аннан соң, барлык катнашучылар чәй табынына җыелды. Тәмле чәйләр эчеп, бер-беребез белән хәбәрләшеп, аралашып утыру чын мәгънәсендә күңелле булды. Мәдәният йортында эшләүче кызларның моңлы, матур җырлары бу ялны тагын да бизәде. Бу очрашу безгә чын күңелдән ял итәргә, көчләрне тупларга мөмкинлек бирде», — дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.
Сәвәләй авылында узган бу зур чара, һичшиксез, волонтерларның эшенә зур бәя бирү, аларны дәртләндерү һәм авылның бердәмлеген ныгыту өчен бик файдалы булыр.
Ләйлә Сабаева фотолары
Нет комментариев