Хәбәрләр

Алексей Дементьев: «Хезмәт сөючән халкыбыз бар»

Карендәшләребез арасында Татарстан белән бәйле сораштыру уздырдык.

Алексей Дементьев, 65 яшь, Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылы:

— Безнең әби-бабайлар монда яшәгән, хезмәт иткән, безне тәрбияләгән. Күзләремне йомсам, шушы бөек, матур республиканы һәм хезмәт сөючән халкымны күз алдыма китерәм. Нефтьчелек, авиация, машина төзү, тагын әллә никадәр төрле заводлар —горурлыгыбыз. Аларда шәһәр халкы эшли. Ә авыл кешеләре — игенчеләребез — ипи үстерә. Әгәр ерактан кунаклар кайтса, аларга безнең Мишә буйларын, урманнарны, болыннарны, төрле сулыкларны күрсәтер идем, аеруча җәй вакытында табигатебез бик матур. Биш ел элек кышын безгә Вьетнамнан кунак килгән иде, безнең авылыбызның матурлыгына сокланып кайтып китте, без аны җәен дә кунакка чакырып калдык. Миңа әти-әниләрнең нигезләрен саклап, хөрмәтләп, авылда калырга насыйп итте. Тормыш иптәшем белән ике бала үстердек, хәзер дүрт оныгыбыз бар. Алар кунакка кайтып йөри. Безнең Татарстан халкы гомер-гомердән бердәм булган. Республикабызда төрле милләт вәкилләре һәр халыкның традицияләрен хөрмәт итеп, милли бәйрәмнәрендә бер-берсенә кунакка килеп, аралашып яшиләр. Бу бердәмлекнең көчле булуын исбатлый. Тынычлыкта тату яшәү — үзе бер бәхет.

Дарья ДЕМЕНТЬЕВА, 
КФУ студенты

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев