Мәгариф хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсе кысаларында районнарда тантаналы бүләкләү чарасы да узды.
Мамадыш районының Усали урта мәктәбенең тарих укытучысы Лидия Семеновна Константинова югары дәүләт бүләгенә — Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесенә лаек булды.
Бу бүләк — Лидия Семеновнаның күпьеллык намуслы хезмәтенә бирелгән лаеклы бәя. Ул үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, мәдәни традицияләребезне саклап калуга һәм яшь буынга һөнәри остазлык серләрен өйрәтүгә зур өлеш кертә. Карендәшебезне бу истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз, алдагы эшләрендә дә зур уңышлар телибез!
Фото: новости Мамадыша
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев