Хәбәрләр

Өметләр, борчулар: мәктәп директорлары яңа уку елына әзерлек турында сөйли

1 сентябрь – Белем көне – тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаучылар өчен дә, кабаттан парта артына әйләнеп кайтучылар, укытучылар, башка уку йортлары һәм инде әти-әниләр өчен дә зур бәйрәм.

2026-2027 уку елының Беренче кыңгыравы алдыннан өметләр дә, борчулар да барМәктәпләр яңа уку елына ничек әзерләнә? Тукай, Кайбыч, Мөслим, Мамадыш, Питрәч районнарындагы берничә мәктәп директорларына шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Мәләкәс мәктәбе директоры Ирина Кузнецова
Мәләкәс мәктәбе директоры Ирина Кузнецова

 

Җәй шундый тиз үтә!..

Тукай районының Мәләкәс авылы мәктәбе директоры Ирина Кузнецова яңа уку елында барлыгы – 188, ә беренче класска 22 укучы көтелүе турында искәртте.

– Мәктәптә эш гөрләп тора. Җәй көне ашханәдә капиталь ремонт үткәрелде, җиһазлар һәм мебель тулысынча яңартылды. Мәктәпләрне антитеррорчылык ягыннан саклау программасы кысаларында керү ишеге алыштырылды, видеодомофон һәм металл рамка урнаштырылды. “Физико-математик алга китеш” республика проекты кысаларында математика укытучысы грант иясе булды. Бу – математиканы укытуда югары нәтиҗәләр күрсәткән укытучылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү. Мәктәптә 3 яшь укытучы эшли. Ата-аналарны актив җәлеп итәргә тырышабыз. “Ата-аналар шимбәсе” үткәрелә. Алар “Мәктәбеңә ярдәм ит” республика акциясендә катнашалар. 4нче классның ата-аналар комитеты “Ата-аналар иминлек өчен” республика конкурсында катнашып, призлы урын алды. Әлеге конкурс гаиләнең мәктәп тәрбия эшчәнлегендә катнашуын киңәйтүгә уңай шартлар тудыра, бу исә, үз чиратында, балаларның юл-транспорт һәлакәтләренә очрау очракларын киметүгә ярдәм итә. Ел саен “Тату класс серләре” республика конкурсында катнашабыз. Аның максаты – балаларны тәрбияләүдә мәктәп белән гаиләнең үзара хезмәттәшлеге буенча иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм популярлаштыру.

Хҗа Хәсән мәктәбе директоры Надежда Макарова
Хуҗа Хәсән мәктәбе директоры Надежда Макарова

 

Тулысынча әзер 

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән урта мәктәбе директоры Надежда Макарова яңа уку елын каршыларга тулысынча әзер булулары турында сөйләде.

– Җәй дәвамында бинада косметик ремонт эшләре башкарылды. Быел мәктәп ишеген 50 укучы ачачак, аларның дүртесе – беренче класска баручы нәниләр. Мәктәп коллективы киләчәккә зур өметләр белән карый. 2027 елга республика программасы нигезендә бинада капиталь ремонт ясау расланды. Бу үзгәрешләр мәктәпнең матди-техник базасын тулысынча яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Уку процессына килгәндә, мәктәп Россия мәгариф министрлыгының яңа таләпләренә җайлаша. Уку программалары федераль стандартларга туры китерелә. Шулай ук, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының методик күрсәтмәләренә таянып, дәрестән тыш эшчәнлекне яңача оештыру өстендә эшлибез. Укучыларның иминлеге – безнең төп бурычыбыз. Август урталарында мәктәптә антитеррор куркынычсызлыгы һәм үткәрү (пропуск) режимын тәэмин итү буенча бөтенроссия өйрәнүләре уздырылды. Хәзерге вакытта мәктәптә “Куркынычсызлык ае” кысаларында чаралар дәвам итә.

Яжа Усы мәктәбе директоры Надежда Юмагулова
Яңа Усы мәктәбе директоры Надежда Юмагулова

 

Укучылар саны кими

Мөслим районындагы Яңа Усы мәктәбе директоры Надежда Юмагулова укучыларның саны кимүенә басым ясады:

– Яңа уку елы башланырга берничә көн генә калса да, безнең кәефләр бик күтәренке түгел. Чөнки укучыларыбыз саны елдан-ел кими. Быел барлыгы 9 бала гына. Мәктәпне бетерү куркынычы яный. Бердән, укытучылар эшсез кала, укучыларга каядыр йөрисе була, мәктәп бинасы бушый, андагы тырышып ясалган барлык әйбер, җиһазлар кирәксезгә чыгачак. Тирә-ягын кычыткан, тигәнәк баса, бу шундый ямьсез күренеш булып күз алдына килә. Мәктәп бетте исә, авылның да яме калмый. Йөрәк әрни. 9нчы класста өч укучы, беренчегә керүче бөтенләй юк. 1нче, 2нче, 3нче, 6нчы классларда бала юк, 4нче класста – ике, 5нче класска район үзәгеннән бер бала килеп йөри. 7нче класста – ике, 8дә бер укучы. Быел ремонт та ясамадык, чөнки 2018 елда ясалган капиталь ремонттан соң мәктәбебезне карап, саклап тоттык. Җиһазлар да ялт итеп тора.  Укучылар саны аз булгач, актив ата-аналар да калмады, диярлек. Укучылар күп булган чорларда гөр килеп төрле чараларда катнаша идек, хәзер аңа да мөмкинлек юк. Булганнары да “катнашам” дип атлыгып тора торганнар түгел. 9 баланың өчесе кыз, 6 малай.

Албай мәктәбе директоры Елизавета Кирушина
Албай мәктәбе директоры Елизавета Кирушина

 

Балалар саны буенча Мамадыш районының Албай авылы мәктәбендә дә хәлләр мактанырлык түгел. Мәктәп директоры Елизавета Кирушина:

“Авыл мәктәбе – ул бары тик белем учагы гына түгел, ул авылның җаны да. Минем педагогик юлым туган авылымда, яраткан мәктәбемдә башланды. Утыз елдан артык гомеремне туган тел һәм әдәбият дәресләренә багышладым. Менә инде икенче ел директор вазифасын башкарам. Еш кына үткәннәрне искә алам. Элеккеге елларны сагынып, күзләремә яшьләр килә... Ул чакта мәктәп гөрләп тора иде: балалар күп, класслар тулы, эшләүләре дә искиткеч рәхәт иде. Бүгенге хәлләр исә йөрәкне әрнетә. Мәктәбебездә барлыгы дүрт укучы гына калды: икесе – 3нче класста, икесе – 6нчыда. Быел беренче класска килүчеләр дә юк. Биш укытучы булып, шул дүрт баланың киләчәге өчен тырышабыз. Авылларның бүгенге язмышы, кызганычка, бик борчулы. “Тирә-юньдәге мәктәпләр ябыла, безгә дә чират җитәрме?” дигән уйлар белән яшибез. Шулай да, кул кушырып утырмыйбыз. Горурланып әйтә алам: укучыларыбызның белем дәрәҗәсе бик югары. Алар районда гына түгел, республика күләмендә дә зур уңышларга ирешәләр. Безнең кечкенә мәктәбебезнең даны еракларга ишетелә, һәм бу – безнең өчен иң зур бәхет. Мәктәп ул бары тик белем бирү йорты гына түгел, ә халыкның рухи терәге,  авылның үткәнен киләчәк белән тоташтырып торучы алтын күпер. Һәм бу күпернең ныклыгы бүгенге көндә һәрберебез өчен мөһим.

Керәшен Сәрдәсе мәктәбе директоры Нина Фадеева
Керәшен Сәрдәсе мәктәбе директоры Нина Фадеева

 

Мөмкинлекләр бар

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбе дә яңа уку елына әзер.  Директор Нина Фадеева мәктәптә уздырылган ремонт эшләре турында сөйләгәндә, моның зур хезмәт нәтиҗәсе булуын ассызыклады.

– Мин бу мәктәптә 40 ел эшлим. 2013 елдан бирле идәннәр буялмаган иде, өлешчә ремонтлар гына ясалып торды. Быел исә район администрациясе ярдәме белән стеналарны, идәннәрне, рәшәткәләрне буядык, яңарттык. Коллективыбыз белән ялларыбызны кызганмыйча, җаныбызны салып эшләдек. Хезмәткәрләребезнең бу тырышлыгын бәяләп, аларга өстәмә ял көннәре дә бирдек, – ди Нина Валентиновна.

Мәктәпнең ишегалды да аерым игътибарга лаек. Биредә бәрәңге, суган, кишер, чөгендер һәм кабак үстерәләр, ә чәчәк бакчасы авыл кешеләрен сокландыра.

Бүгенге көндә мәктәптә 6 укучы белем ала. Быел беренчегә баручылар да, чыгарылыш класс укучылары да юк. Шулай да, укытучылар коллективы бик көчле: директор белән бергә 6 педагогның берсе – югары, калганнары беренче квалификация категорияле белгечләр. 5 техник хезмәткәр белән берлектә алар бик тату һәм бердәм эшлиләр.

Мәктәптә куркынычсызлык мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Район админстрациясе ярдәме белән, күп еллар элек бетерелгән көндезге сакчы ставкасы яңадан торгызылган. Шулай ук, мәктәп заманча куркынычсызлык җиһазлары белән тәэмин ителгән, мәктәп территориясе яңа койма белән әйләндереп алыначак.

– Район администрациясенә мәктәпләрнең проблемаларын ишетеп, аларны хәл итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтлебез. Безнең балаларга төпле белем бирергә барлык мөмкинлекләребез дә бар, – дип сүзен йомгаклады Нина Фадеева.

 

Фотолар шәхси архивлардан.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев