Хәбәрләр

Чаллыда яшәүче Алиса Галимҗанова шигырьләре

Алиса Ивановнаның тамырлары Менделеевскиның Иске Гришкин авылына барып тоташа.

Әтисе Иван Япаевның да шигырьләрен халык яратып укый. Иван Андреевич янгын сүндерүче булып эшли.  

«Безнең нәсел «Бигәш» ансамблендә катнашып, җырлап-биеп танылган. Үзем хуҗабикә, өч бала тәрбиялим. Кызым музыкаль мәктәптә укый, фортепианоны үзләштерә. «Тургай» хорында җырлый. Татарча, русча шигырьләр язам. Сезгә үз иҗатымны җиткерергә булдым, рәхим итеп укыгыз!», – дип сөйләде Алиса.

 

Көзләрнең иң матур мизгеле

Көзләрнең иң матур мизгеле,
Беренче кыңгырау чакыра!
Мәктәпкә дип белем алырга,
Кечкенә балалар ашкына.

Чәчәкләр бәйләме кулларда!
Беренче укытучы көтә.
Балаларны дәртле кыңгырау,
Кызыклы дәресләргә илтә!

Белемнәр бик җиңел бирелсен!
Галимнәр белеме йортында.
Беренче кыңгырау чакыра,
Китаплар, каләмнәр тотырга!

Сабыйлар тырышып укысын,
Укытучы бирсен әдәбен!
Кыңгырау ныгырак чыңласын,
Белдереп укуның тәртибен!

Хуш килдең көз ае ялтырап,
Гәрәбә сиңа тиңдер төсле!
Умартага кортлар бал җыя,
Укучылар алар шикелле!

Беренче сентябрь көне,
Сөенечкә тулы, билгеле!
Хәерле булсыннар юллары,
Чәчәкләр бәйләмнәре төсле!

Тормыш шундый ямьле була

Тормыш шундый ямьле була,
Ямь кертә белсәң аңа.
Сүзләр шундый тәмле була,
Тоз салмасаң ярага!

Чишмәнең суы шифадыр,
Салкын булса да үзе.
Кеше карашы ягымлы,
Сөеп караса күзе!

Тормышта төрле хәл була,
Сабыр итәргә кирәк.
Дустыңа да терәк булып,
Тугры булырга кирәк.

Тормышның ямен тоймыйлар:
Усаллар да, саранннар.
Кешеләрне рәнҗетеп тә,
Оятсыз кыланганнар!

Тормыш үзе могҗиза ул,
Тырыш булган кешегә.
Тормыш усал вә әчедер,
Ялкау булган кешегә.

Күңел яктылык таратса,
Бар дөньяны яктырта.
Караңлыгык басып килсә,
Дөньяны кайгы баса.

Тормыш шундый ямьле була,
Сөя белгән кешегә!
Яманнар шуңа түзалмый,
Эше: әйбер ишүдә.

Карамагыз яманнарга,
Күңелгә шом кермәсен.
Ул үз тормышы рәссамы,
Син үзең тошер рәсем.

 

***

Әрнеми төзәлгән яралар,
Бакчада алмалар коелды.
Суынды, боз булды аралар
Күңелнең кыллары да тынды.

Көз килде, ул рөхсәт сорамый.
Ишекне шакымый да керде:
" Җимешләр җыясы вакытлар
Ни күрдеңме, сиңа китерде?"

«Эзең дә булмасын!- диде ул
Барсын да яндырды, көйдерде.
Үкчәләрең корып ярылды,
Авырлык сиңа күп китерде.

Алданма, ул сине яратмый!
Имансыз, мәрхәмәтсез бәндә...
Яраткан кеше ул батырмый,
Калдырмый күңелсез хәлләрдә.

Ышанма син ялган сүзләргә!
Бары тик Аллага син сыен.
Барысы ачыла көзләрдә,
Дөреслек ул бигрәк тә кыен....

«Ул китте!»-дип көзге яңгырга
Ялварып, кушылып елама!
Хыянәт итүче бәндәне,
Сагынып, син бәгрем, саргайма!

Дөньяда була ул төрлесе,
Җибәрә белергә дә кирәк!
Ә сине җафалаган җанны,
Оныт син алтыным тизерәк! 

 

***

Кама буенда сузылган,
Ак ефәкле күлмәктә.
Карап тора биек ярлардан!
Чүлмәкләре күлләрдә...

Куе наратлар эчендә,
Качырадыр серләрен.
Яр Чаллым сиңа багышлыйм
Нечкә күңел көйләрен. 

Дулкынланган суларыңда,
Сөю-хәсрәт кичердем.
Яр Чаллым, сиңа тартыла
Йөрәк җепләрем минем.

Синең булат Камазларың,
Бар дөньяда данлыклы.
Алтын куллы осталарың,
Хөрмәтләргә лаеклы.

Киң урамнарың төрелгән,


Хуш исле чәчәкләргә.
Көймәләр генә җитмидер,
Суларыңда гизәргә. 

Яр Чаллым үз кочагына
Җыйган төрле милләтләр.
Мәңге яшә, сөендереп!
Бездән шушы теләкләр!

 

 

 

Зинһар рәнҗетмәгез!

Беркемне дә зинһар рәнҗетмәгез!
Беркемгә авыр сүз әйтмәгез!
Сезгә ярдәм иткән куеннарга да,
Авыр ташлар салып та китмәгез!

Беркем дә белми алдагы көнне,
Бүген белән яшәргә ашыкма.
Ялгыш адым ясаган чакларны да,
Качырырга кыюлыклар тапма!

Нәзер биреп, алдап качканнарны да
Ходай бары үзе эзләп таба.
Бөгә, сыга, сыный яманлыктанмы?
Юк, дөреслеккә ул күз ача.

Кешене рәнҗеткән бәхет табармы?
Юк, газапларда янып үләр.
Тәхет яулаганнар әллә бөекме?
Күмер белән аларны да күмәр.

Күрмәмешкә салышканнар күрерме?
Ватанын ташлаган өен тапмас.
Дустына хыянәт иткән адәм дә,
Беркайчан якын була алмас.

Кешеләрне берүк сез рәнҗетмәгез,
Күз яшьләре ташлар булып явар.
Җан тартмаганны, каннар тартадыр
Табигатьне кайсыгыз соң алдар?

Кеше булып калырга ашыгыгыз!
Рәхмәтле булырга тырышыгыз!
Биргән нәзерләрне утка салмагыз,
Кешелекне күңелдә саклагыз!

 

Күрше кызы шундый матур!

Күрше кызы шундый матур!
Бар нәрсәгә оста ул...
Карадым да, йөрәк янды:
«Нигә мин түгел матур?»

Хәзер аны курә алмыйм,
Чыга ачуым минем.
Шундый ямьсез һәм усалдыр!
«Матур» дип әйтмим дидем!

Күрше кызы бер күз салды:
«Гаебем нидә?»- диде.
«Ачуымны чыгарасын,
Матур кыланчык»- дидем!

Елмаеп миңа карады:
«Тиле икәнсең» – диде.
«Һәрбер кеше үзенчә ул
Матур була бит инде!

Мине түгел, узеңне ич,
Син тиле яратмыйсың.
Миңа түгел, узеңә лә 
Син бер дә карамыйсың. 

Кара әле: ничек оста,
Син рәсем төшерәсең.
Минекенә кызыгасың-
Узеңне рәнҗетәсең.»

-Вәт тиле, ахмак икәмен!
Дөресе дә шул икән.
Ярый, сине «ямьсез» диеп,
Сойләмәмен мин бутән!

Бәрәңге хәтле борынны, 
Өскә күтәреп куйдым.
Горурлык минем табылды, 
Хыянәттән котылдым!

 

Яз килде

Яз килде, Тама тамчы.
Сыерчыклар сөенә.
Тыпырдап бии алар
Мартның шушы көенә.

Табада кыза коймак,
Кояш кебек кызарып.
Яз килде, җыр агыла,
Тын урамнан сызгырып.

Безнең җир дә сусаган,
Йота шифа суларны.
Тиздән чыгарырмын дип,
Качырган балаларны.

Гадәти бер күренеш,
Тик кемгәдер могҗиза!
Тизрәк үсергә теләп,
Табигать башын суза.

Яз килде- шул сөенеч!
Кайта өйгә кошлары.
Бүген иртән озаттым,
Ап-ак, салкын кышларны.

Яз килде, шул сөенеч!


Гаилә алмагачы

Булмасын тәмсез, ачы
Гаилә алмагачы!
Балдай татлы булсын аның,
Хәрбер үскән алмасы.

Ямьле булсын җимеше,
К алырдай балкысын!
Гаҗәеп торсын хәрберсе:
«Каян алдың татлысын?»

Нинди шифа су сиптең?
Ничек итеп үстердең?
Сере кая? Нинди сихер?
Нинди ысул китердең?

Гаилә алмагачына
Куп көч салырга кирәк.
Иренмичә , көне-төне,
Сөя белергә кирәк.

Алмалары татлы була,
Ныклы булса агачы.
Тамырлары җир астыннан,
Тотып торса агачын.

Гаилә дә, нәкъ шулай ук:
Гореф-гадәт саклауда.
Бер-береңне рәнҗетмичә,
Авыр чакта яклауда.

Бернинди сихере юктыр,
Ярата белгәннәргә.
Аптырап карыйдыр бары,
Ярата белмәгәннәр.

Кызыл булсын алмасы,
Баллы су агып торсын!
Мәхәббәтне шушы җирдә
Хәрбер кеше татысын!

Бары тик шулай булсын!..

 

 

Фото А. Галимҗанова(селфи)

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев