25 август көнне Зәйнең Дүрт Мунча авыл мәдәният йортында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашында гражданнар җыены узды.
Дүрт Мунча авыл җирлеге башлыгы Р.адик Ситдыйков 2026 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр һәм киләсе елга планнар турында хисап белән чыгыш ясаган.
«Җирлек халкы белән берлектә аларны борчыган мәсьәләләр каралды һәм проблемаларны хәл итү юллары турында фикер алышынды. Югары һөнәри казанышлары һәм намуслы хезмәтләре өчен механизатор Хәлил Уразманов һәм җирлек башлыгы Радик Ситдыйков Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелде. Аларга үзләренең хезмәтләренә җәмәгатьчелек тарафыннан бирелгән югары бәя билгесе буларак, тиешле таныклыклар тапшырылды, — дип яздылар Дүрт Мунча авылы җирлегеннән.
Фото Дүрт Мунча авылы мәдәният йортыннан.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев