Хәбәрләр

Түбән Биштә районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җирлектә яшәүчеләр белән очрашты

Түбән Биш авыл мәдәният йортында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җирлектә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Очрашу шулай ук район Советы һәм башкарма комитет җитәкчеләре һәм белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре вәкилләре дә катнашты.

Планнар һәм агымдагы эшләр турында

Көн тәртибендә территорияне үстерүнең төп мәсьәләләре – 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча районның һәм Түбән Биш авыл җирлегенең социаль-икътисади торышы, ел ахырына кадәрге бурычлар, шулай ук авыл җирлегендә кече хуҗалык формаларын яклау каралды.

2026 елга планнарда үзара салым акчаларын куллану буенча эшләрне җирлек башлыгы Алия Гыйльфанова бәян итте. Түбән Биш (Полевая урамы), Куш-Елга, Шыкмай (Үзәк урам), Пусташит (Тукай урамы) торак пунктларында юлларны ремонтлау һәм карап тоту планлаштырыла. Моннан тыш, Түбән Биштә Сабантуйны үткәрү мәйданчыгы төзекләндереләчәк.

Грантлар һәм инфраструктура проектлары

«Агрокөч» ҖЧШ гранты ярдәмендә Шыкмайда авыл клубының тәрәзәләре алыштырылачак, ә Түбән Биштә Яшьләр урамында дренаж системасы төзеләчәк.

Авыл җирлегенең мөһим казанышы — «Татнефть» АҖнең 2025 елгы грантлар конкурсында «Һәр йортка — су!» проекты белән җиңү яулау. Проект суүткәргечләрне төзекләндерүгә һәм халыкны эчә торган су белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Әлеге проект буенча июль аенда Пусташитта скважина бораулау эшләре төгәлләнде.

Шулай ук Түбән Биштә халык көче белән чиркәү төзелә һәм мәчетне ремонтлау эшләре алып барыла.

фото җирлектән, республика Мактау тактасы лауреаты таныклыклары тапшыру
фото җирлектән, республика Мактау тактасы лауреаты таныклыклары тапшыру 

Хезмәт өчен лаеклы бүләкләр

Очрашу тантаналы бүләкләү чарасы белән тәмамланды. Хезмәт эшчәнлегендәге югары нәтиҗәләр һәм озак еллар намуслы тырыш хезмәтләре өчен Түбән Биш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Шиһабетдиновага һәм Куш-Елга фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гүзәлия Гәрәевага Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасы лауреаты таныклыклары тапшырылды.

Зәй-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев