Чистай районының Бахта авылында 1912-1917 елларда төзелгән Изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәүе — гасырлык тарихка ия булган искиткеч корылма.
Язмыш аны төрле сынаулар аша үткәргән: 1930 елдан 1997 елга кадәр бина амбар-келәт вазифасын үтәгән. Кызыклы бер факт: халык бу елларда да чиркәүгә хөрмәт белән караган. Биредә сакланган ашлык һәрвакыт коры, сыйфатлы булган, ә орлык, күп еллар узса да, яңа җыелгандагы кебек шалтырап торган. Авыл кешеләре:
«Нинди генә роль үтәсә дә, чиркәүне халык саклап калды», — дип горурланып искә алалар.
2013 елда чиркәүнең 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Бүген ул — авылның йөзек кашы, рухи терәге. Биредә келәүләр уза, кешеләр күңел тынычлыгы таба.
Күптән түгел авылда чын мәгънәсендә «хезмәт десанты» оештырылды.
«Авыл халкы бердәм булып, чиркәүнең тәрәзә рамнарын яңарту өчен җыелды. Иман белән, изге теләкләр теләп, дус-тату эшләгәндә, эшләр дә гөрләп бара икән! Бу изге эштә катнашкан һәркемгә, аларның алтын кулларына һәм битараф булмаган йөрәкләренә зур рәхмәт», — ди бахталылар.
Фотолар авылның мәдәният йортыннан.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев