Хәбәрләр

Лаеш ягыннан Кормачевлар гаиләсе Татарстан Рәисе белән очрашты

Үткән атнада Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр.

Чакырылган 48 гаилә арасында Лаеш районының Ташкирмән авылында яшәүче карендәшләребез – Кормачевлар гаиләсе дә бар.

Прасковья Михаиловна һәм Виктор Васильевич Кормачевлар 44 ел инде бер-берсен хөрмәт итеп, тату яшиләр. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр, өч оныклары үсеп килә. Виктор Кормачев күп еллар Макаров авыл җирлеге башлыгы булып эшләде. «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды ул. Прасковья Михаиловна аның ышанычлы терәге. Ул элеккеге почта җитәкчесе һәм иминият агенты.

Бу гаилә авылда чиксез киң күңеллелеге белеп аерылып тора. Кормачевлар актив волонтерлар да. Авылдашлары белән бергә алар маскировка челтәрләре үрәләр һәм «Помощь Своим» фондына ярдәм итәләр. Һәр үрелгән челтәр Җиңүне якынайтуга кертелгән өлеш.

«Ташкирмән халкы махсус хәрби операциядәгеләргә хәлдән килгәнчә, ярдәм итәргә тырыша. Илебездә тынычлык урнашсын, яшьләргә эш булсын, тормышлар матур торсын иде», — ди Виктор Кормачев.

 

Прасковья һәм Виктор Кормачевлар​​

Фото:Камская новь, А.Кондратьева.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев