Күптән түгел ачылган Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына 15 мең 300гә якын кеше кертелгән.
Бу — республиканың иң яхшы хезмәткәрләрен мактауга кую өчен махсус булдырылган заманча цифрлы проект. Ул совет чорындагы традицион Мактау такталарының яңача, интернет-форматы. Электрон мактау тактасы 2026 елның 1 маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән гамәлгә куелды.
«Анда республикабызның хезмәт кешеләре турында мәгълүмат урнаштырылачак. Меңләгән кеше заводларда эшләп, икътисадыбызның тотрыклылыгын тәэмин итә, йөзләгән мең авыл хезмәтчәне өстәлебездә икмәк булсын өчен көн саен тырыша. Татарстан Мактау тактасын оештыруда республикабызның 5 меңгә якын эре һәм кече предприятиясе катнашты. Алар барлыгы 15 меңгә якын иң тырыш һәм уңган хезмәткәрләрен мактауга тәкъдим итте. Кандидатлар арасында мәртәбәле ветераннар, тәҗрибәле осталар, махсус хәрби операция геройлары да бар», — дип язды Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС сәхифәсендә.
Проектның төп максаты — төрле өлкәләрдәге хезмәткәрләрнең һөнәри уңышларын, намуслы хезмәтен һәм республика үсешенә керткән өлешен бәяләү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту. Бу хезмәт кешесенең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән мөһим адым.
Әлеге Электрон мактау тактасында карендәшләребез дә күп. Бүген Мактау тактасына кертелгән Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә членнары белән таныштырабыз.
Белоусова Людмила Даниловна — республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма кимотеты җитәкчесе.
Афанасьева Людмила Николаевна — республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Лениногорск районы бүлеге җитәкчесе.
Емельянов Юрий Иванович — республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Теләче районынан идарә члены
Романов Александр Алексеевич — республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Балык Бистәсе районы бүлеге җитәкчесе.
Чернов Петр Александрович — республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Теләче районы бүлеге җитәкчесе.
Мактау тактасына лаек булганнарны сайлау берничә этаптан тора
• Тәкъдим итүчеләр: кандидатларны хезмәт коллективлары, профсоюз оешмалары, предприятие җитәкчеләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары тәкъдим итә ала. Хәтта хезмәт ветеранарын да элеккеге коллективлары тәкъдим итә ала.
• Төп таләпләр: кандидатның стажы 3 елдан ким булмаска, дисциплинар җәзасы булмаска, югары һөнәри казанышлары, остазлык һәм ирекле эшчәнлеге өчен билгеле булуы шарт.
• Сайлап алу вакыты: кандидатларны тәкъдим итү һәм сайлап алу һәр елны яз аенда (мәсәлән, 11 майдан 11 июньгә кадәр) уза, ә август аенда мәгълүмат платформага йөкләнә .
• Яңарту: Мактау тактасындагы исемлек ел саен яңартылып тора.
Хәзерге вакытта Татарстанның Электрон мактау тактасында республиканың 4,8 меңгә якын предприятиесе тәкъдим иткән 15 меңнән артык кешенең исеме бар.
Алар арасында:
• Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары.
• Махсус хәрби операциядә катнашучылар.
• Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт хезмәткәрләре.
• Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш белгечләре.
• Журналистлар һәм башка өлкә вәкилләре.
• Үз эшенең осталары — слесарь, тегүче, сатучы, тәрбияче, укытучы, табиб, тренер һ.б.
• Адрес: Электрон мактау тактасы gordost.tatar. ru сайтында урнашкан.
• Эзләү: Һәркем сайттагы эзләү юлы аша үз исемен яки танышларының исемен тикшерә ала. Һәр лауреат өчен аерым карточка булдырылган, анда аның фотосы, исеме һәм кыскача биографиясе урнаштырылган.
• Кызыксыну: Платформа эшләгән беренче атнада ук аның 2 млннан артык карауы булган, шул исәптән башка төбәкләрдән дә. Бу проектның уникальлеген һәм киң кызыксыну уятуын күрсәтә.
Фотолар Электрон мактау тактасы сайтыннан скрин белән алынды.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев