Белемнек

Балалар өчен БИБЛИЯ

Керәшен духовная миссиясе әзерләгән кенәгәдән алып бирелә.

(Иске Закон — Ветхий Завет)

Дөнья болай булдырылган

Алла һәрбер нәрсәне тик сүзе белән генә булдырган. Иң башта Алла күкне, җирне булдырган: элгәре алар төземәгән икән, алты көндә (еврей телендә йом көн дә билгесез периодта дигән сүз) — төзәп җиткергән. Элекеге көнне яктыны булдырган. Икенче көнне күрә торган күкне булдырган.

Өченче көнне суны җирдән аерып, җирдә агач, үлән үстергән. Дүртенче көнне кояшны, айны, йолдызларны булдырган (моннан беленә 24 сәгатьтә төгәл икәнне). Бишенче көнне балыкларны, кошларны булдырган. Алтынчы көнне җир өстендәге җәнлекләрне булдырган, калдыгында кешене булдырган. Алла кешенең тәнен балчыктан ясап, аның эченә үлми торган акыллы җанны өреп керткән. Алла һәр-бер нәрсәне алты көндә булдырып бетергән, җиденче көндә туктаган (дөнья булдырылганнан җиденче көн әле дә бара). Җиденче көнне Үзенә куйган: кеше атнада алты көнне эшләсен, җиденче көнне эшеннән туктап, Мине даннасын дигән.

Элекке кешеләрнең җомакта торуы

Элеккеге кеше Адәм (еврейчә «кеше» дигән сүз) атлы булган. Алла Адәмне каты йоклатып, аның бер кабыргасын алып, аннан хатынны булдырган. Элекеге хатын Ева (еврейчә «тормыш бирүче» дигән сүз) атлы булган. Алла кешене Үзенә охшаулы итеп булдырган. Аллага ошаулы дигәне — тән түгел. Алланың тәне юк; кешенең җаны, аның таза акылы, ару күңеле — Аллага охшаулы. Адәм белән Ева икесе Алланың әзерләп биргән җомак дигән асыл бакчасында торганнар. Җомакны, бөтен җирне дә, җир өстендә нәрсә бар барын да Алла кешенең иркенә тапшырган.

Җомак агачларының иң яхшысы — тереклек агачы дигән икән. Кешеләр аның җимешләрен ашап торсалар, үләсе түгелләр икән. Җомакта кешенең эше — Алланы белеп, Аны сөеп, Аны кадерләп тору гына булган. Кеше Алланың изгелеген белгән саен бигрәк үзе сөенгән. Алла Адәмгә җомакны хәстәрләп сакларга кушкан. Җомактагы булган агачларның җимешен ашарга боерган, тик бер агачтан гына җимешне алып ашарга кушмаган. Ул агач — яхшыны, яманны белдерүче агач икән. Алла аңар: «Әгәр бу агачтан җимеш алып ашасаң, үләрсең», — дигән.

Адәм белән Еваның җомакта Алла боерыгыннан языулары

Кешедән элгәре Алла пәриштәләрне булдырган. Пәриштәләр тән түгел, тын гына. Аларның берсе үз кул астындагы пәриштәләр белән олысымакланган, ул үзен олыга куеп, көперләнеп, Алланың боерыгыннан язган. Шуның өчен Алла аны каһәрләгән, шуннан соң аның яктылыгы беткән. Ул усалланган, шуңа күрә ул «Шайтан» дип атала.

Шайтанның җомактагы кешеләрнең рәхәт тормышына көнчелеге килгән, еланга кереп, Еваны алдалаган: Алла кушмаган агачның җимешенә кызыктырып, аны ашаткан. Аннары Ева Адәмга биргән, ул да ашаган. Әлеге кешеләр Алла боерыгыннан язып, шулай языклы булганнар. Алла Адәм белән Еваны җомактан куып чыгарган. Җирне каһәрләгән, аның элеккеге бәрәкәте беткән, кешеләргә азап белән эшләп, ашамлык әзерләргә боерган.

Адәм белән Ева языкланганга күрә, кешеләр барысы да тумыштан ук күңелләре гел усаллыкка тартылып, языклы булып, каты азапка тиешле булганнар. Алай булса да Алла кешеләргә изгелек итеп, Шайтаннан да, языктан да, языклык өчен куелган кыеннан да котылдырырга, Коткаручы җибәрәм дип өмет куйган. «Ул хатын затыннан туып, адәмне коткарыр», — дигән.


(Дәвамы бар.)

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев