Хәбәрләр

Табиб беренче класс укучысына нинди прививкалар ясалырга тиешлеген әйтте

Балагыз беренче сыйныфка бара икән, мәктәпкә кадәр аның сәламәтлегенә игътибар итү мөһим.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә бу хакта тулырак сөйләде.

Белгеч аңлатканча, милли календарь буенча төп прививкалар 6 яшьтә ясала, ә мәктәпкә балалар 7 яшьтә бара. Шул рәвешле, 7 яшьлек балага түбәндәге прививкалар ясалырга тиеш:

  • Дифтерия һәм столбняк;
  • Кызамык (корь) һәм эпидемик паротит;
  • Туберкулез;
  • Пневмококк инфекциясе.

Моннан тыш, эпидемиолог сезонлы гриппка каршы вакцинация турында да онытмаска киңәш итә. Бу баланың иммунитетын ныгытырга һәм уку елы башында төрле инфекцияләрдән сакланырга ярдәм итәчәк.

Әгәр дә сез балагызның прививкалар графигын төгәл белмисез икән, участоктагы педиатрыгызга мөрәҗәгать итегез. Табиб сезгә кирәкле мәгълүматны бирер һәм прививка ясау өчен юллама бирер.

Татар-информ
 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев