Минзәлә районының Мәлкән авылыннан Леонид Петровның гомер юлы — хезмәт сөючәнлекнең, гаиләгә тугрылыкның һәм тормышны яратуның матур үрнәге.
Мәлкән мәктәбендә 8 классны тәмамлагач ук, ул үз язмышын туган җире белән бәйли. Трактор руле артында башланган хезмәт юлы, армия сафларындагы ике еллык хезмәттән соң, күп еллык һөнәре — шоферлыкка әйләнә.
Ул утыз ел буе юлларда, руль артында үз эшенең остасы була. Аеруча, колхоз җитәкчеләренең ышанычлы шоферы булып эшләгән еллары җаваплылык һәм намуслылык белән сугарылган. Лаеклы ялга чыкканчы, 8 ел склад мөдире вазифасында да зур тырышлык күрсәтә.
Тормыш иптәше Нәркизә белән бергә, үзләре кебек тәрбияле, акыллы ике бала үстереп, бүгенге көндә аларның игелеген күреп, дүрт оныгыгызның сөенеченә төренеп яши алар.
«Леонид дәдәй — чын мәгънәсендә, оптимист кеше. «Мәлкәнәй» фольклор коллективында җырлап, мәдәният дөньясына ямь өстәве, тормыш иптәше белән бергә машинага утырып, ил гизүләре, табигать матурлыгына сокланып, тарихи урыннарны өйрәнүләре — аларның яшь күңелле булуларының дәлиле», – дип язды клуб мөдире Светлана Упаева.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев