Хәбәрләр

Керәшен Шуранында миләштән саклаучы муенсалар ясадылар

Мөслим районының Керәшен Шураны авыл мәдәният йортында үзенчәлекле чара узды.

Биредә оештырылган «Гаилә талисманнары остаханәсе» теләге булган һәркемне берләштерде. Бу көнне авылдашлар гади генә кул эше белән шөгыльләнмәделәр, ә миләш җиләгеннән үзләренә саклаучы муенсалар һәм беләзекләр ясадылар.

Остаханәдә катнашучылар өчен бу процесс чын мәгънәсендә җанлы медитациягә әйләнде. Һәрбер төймә, һәрбер җиләк җепкә тезелгәндә, кешеләр үзләренең иң изге теләкләрен уйладылар.

«Миләш — борынгыдан килгән саклаучы һәм өй җылысы символы. Без бу чараны оештырганда, кешеләрнең үз куллары белән ясаган әйберләренә җан өрүләрен теләдек. Муенсаларны тезгәндә, алар үз йортларына иминлек, ә илебезгә тынычлык теләп, изге уйлар белән эшләделәр», — дип уртаклашты мәдәният йорты хезмәткәрләре. Кулдан ясалган бу гади, ләкин мәгънәле бизәнү әйберләре хәзер һәркемнең өендә үзенчәлекле талисман булып сакланачак.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев