Хәбәрләр

Ленино авылында гражданнар җыены узды

Ленино авылында узган гражданнар җыенында Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский, район башлыгы урынбасары, Яңа Чишмә районы прокуроры һәм тагын бик күп җитәкчеләр катнашты.

Җыен алдыннан махсус хәрби операция барышында һәлак булган В.А.Чистяковка истәлек тактасы ачылды. Митингка махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе Мария Александровна Чистякова, аның абыйлары, сеңлесе һәм туганнары чакырылган иде.

Мария Чистякова улы истәлегенә ачылган истәлек тактасы янында
Мария Чистякова улы истәлегенә ачылган истәлек тактасы янында

Җыенда Ленино авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина чыгыш ясады. Ул 5 ел эчендә башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде. Чара барышында халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, аларга прокурор һәм Егор Александрович җавап бирделәр.

Авыл халкы үзләрен борчыган сорауларны бирде
Авыл халкы үзләрен борчыган сорауларны бирде

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев