Хәбәрләр

Россиядә пенсияләр арта: уртача күләм 29 мең сумнан артып китәргә мөмкин

Россиядә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2027 елда 29 мең сумнан артып китәргә мөмкин, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов.

Ул ачыклык керткәнчә, 2027 елда иминият пенсияләрен ике этапта индексацияләү планлаштырыла: 1 февральдән алдагы ел өчен фаразланган инфляцияне исәпкә алып, 4 процентка, ә 1 апрельдән социаль фонд бюджеты керемнәре үсеше хисабына тагын 3,4 процентка. Нәтиҗәдә бер ел эчендә пенсия якынча 7,5 процентка артачак.

Сафонов сүзләренчә, иминият пенсиясе күләме тупланган пенсия баллары санына һәм теркәлгән түләү күләменә бәйле. Түләүнең йомгаклау суммасы һәр пенсионер өчен индивидуаль исәпләнәчәк.

Белгеч билгеләп үткәнчә, 2027 елның февралендә иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү 9 968,08 сумга кадәр артачак. Пенсия баллының бәясе башта февральдә индексацияләнәчәк һәм 163,03 сумга кадәр үсәчәк, ә аннары апрельдә – 168,57 сумга кадәр.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев