40 ел шәфкать туташы булып эшләүче Клара Медведьева балачак хыялына тугры калган
Хәбәрләр

40 ел шәфкать туташы булып эшләүче Клара Медведьева балачак хыялына тугры калган

Чыгышы белән Питрәч районының Янсуар авылыннан булган, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Клара Медведьева кырык елдан артык Республика клиник больницасының процедура кабинетында шәфкать туташы булып эшли.

Ул – үз эшенең остасы, тынгысыз, олы күңелле кеше. Быел аны Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Клара Медведьева белән әңгәмәбез – хезмәткә тугрылык, гаилә бәхете һәм кешелеклелек турында.

Клара Михайловна белән танышкач, сүзен балачак, яшьлек елларыннан башлады:

– Янсуар авылы бик матур урынга урнашкан. Авыл кырыеннан инеш ага. Аның икенче ягында биек Әче тау. Туган ягым, балачагым диюгә, шушы тауларга менеп, авылыбызга сокланып карап торуларым күз алдыма килә. Балачакның кыш көннәре шушы таудан чана, чаңгы шуып үткән. Нардуган бәйрәмнәрендә «чана урлау»лар искә төшә. Малайлар кемнәндер урлый, аннан бергәләп шушы чаналарда шуабыз. Бу бер йола сыман һәр елны кабатлана, моның өчен ачулану да юк.  Авылның барлык балалары, яшьләр шунда җыела. Клубта Яңа ел кичәләре матур үтә иде. Авылда узган һәр көн, җәйге каникуллар, әти-әни янында булу – иң рәхәт, күңелле вакытлар.

1983 елда Клара Михайловна Казан медицина училищесына укырга кергән. Укуын тәмамлагач, юллама белән үз районына җибәрелә. Анда 3 еллап эшләгәч, авылдашы, классташы Иван белән гаилә корып, Казанга күченәләр.   

– Казанда республика клиник дәваханәсенең неврология бүлегендә эшли башладым. Ике улыбыз – Владислав белән Вячеславны үстердек. Балалар үстергәндә барлык проблемаларны Иван белән бергә хәл иттек. Малайлар тәртипле булдылар, биткә кызыллык китермәделәр. Икесе дә төзелеш институтын тәмамладылар. Үз һөнәрләре буенча эшлиләр, ирем дә төзүче.  Төзүчеләр гаиләсе буларак, бергәләшеп йорт җиткезделәр, шушы йортта балаларыбызның һәр уңышына сөенеп яшәп ятабыз. Олы улыбыз хатыны Вероника, оныкларыбыз Полина, Регина безнең белән бер йортта яшиләр. Кечесе дә киленебез Камилла, уллары белән бергәләп, якында гына торалар. Әле шушы көннәрдә генә 3 айлык оныгыбыз Вадимны чиркәүгә алып барып чумылдырдык, – дип балалары белән таныштырды әңгәмәдәшем.

Клара Медведьева гаиләсе белән
Клара Медведьева гаиләсе белән

Малайлар әтиләре юлыннан китсәләр, киленнәр Клара Михайловнаның һөнәрен үз күргәннәр. «Килен каенана туфрагыннан» дигәндәй, Верониканың килен булып төшкәнче үк медицина буенча белеме булган, ә Камилла башка һөнәрне үзләштергән дипломы булса да, хәзерге вакытта икенче профессияне – медицинаны сайлады, укып йөри.

Медикларның кирәкле, җаваплы һөнәр ияләре икәнлеген яхшы беләбез. Үзең, якыннарың авырганда да нишләргә кирәклеген әйбәт беләсең.

– Дәваханәдәге авыруларга ярдәм итә алу – үзе бер бәхет. Тик, тормыш булгач, төрле хәлләр була. Авыруларга карап йөрәк әрнегән чаклар да аз түгел. 40 ел эчендә куркыныч хәлләр дә, сөенечле вакыйгалар да шактый. Бер авыруга укол ясаганнан соң, шок булды. Моңа инде 20 елдан артык вакыт узса да, онытылмый. Исеме дә хәтердә, күрсәм таныр да идем ул хатынны. Андый очракта веналар кысыла, ике сәгатьләп вакыт үткәч кенә аңына килде, – дип хезмәте турында сөйләвен дәвам итте Клара Михайловна. – Төрле хәлдәге кешеләр килә. Безнең бүлектә 2010 елдан бирле инсульт (баш миендә кан әйләнеше кискен бозылган) кичергән авырулар ята. Аларның сөйләшүләре дә авыр, аңлашылмый. Вакытында дәвасын биреп, тизрәк хәлләре яхшыруны көтәбез. Арада яшьләр дә шактый, аларның яннарында якын кешеләре тора. Пациентларның кайберләре, тернәкләнеп чыккач, «сезне күрергә килдек» дип, исәнләшеп, рәхмәт әйтеп чыгалар. Андыйларны күреп сөенәбез, бу инде медицина хезмәткәре өчен – күңел дәвасы. Эшли генә башлаганда, өлкән шәфкать туташы «авыруларга үз туганыгызга карагандай карагыз», – дип әйткән иде. Чынлап та, бик дөрес сүзләр бу! Һәр авыруны үзебездән чыгарып җибәргәндә, туганыебызны озаткандай булабыз.  

Клара Медведьева үз һөнәрен  яратып, кешеләргә кирәкле булуын тоеп яши, шулай булмаса, кырык ел бу хезмәтне башкара да алмас иде.  Өч ел элек аңа Россия Федерациясе cәламәтлек саклау министрлыгының медицина өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты  да бирелгән.

– Медицинаны нигә сайлаганымны әйтә алмыйм.  8нче класста укыганда, дәрестә сочинение язганда, мин шәфкать туташы булырга телим дип язганмын. Ничә еллар үткәч, шушы дәфтәремне классташларым арасыннан берәү  табып, «бер син үз теләгеңә тугры калгансың» дип, үземә күрсәтте, – ди шәфкатьле карендәшебез. 

Өйдә дә тик утырмый ул, бәйләргә ярата. Аның ару теләкләр теләп бәйләгән шифалы носки, бияләйләре бала-оныкларының аяк-кулын җылыта.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев