Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж үзешчәннәре мәлемлеләрне ял иттереп киттеләр

Ике авыл үзешчәннәре бер-берсенә иң яхшы чыгышларын бүләккә алып килә

Татарлар белән керәшеннәр элек-электән дус, тату яшәгәннәр. Бергә эшләгәннәр, бергә ял иткәннәр, гомумән, ярдәмләшеп яшәгәннәр. Югары Баграж белән Югары Мәлем арасындагы дуслык күпере  тагын да ныгыды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  күптән түгел Мәлем үзешчәннәре концерт белән Югары Багражда булсалар, 10  апрельдә Югары Баграж үзешчәннәре Мәлемгә килеп, авыл халкын ял иттереп киттеләр. Ике сәгатьлек бай эчтәлекле концерт сизелми дә үтте. “Бер күрешү - бер гомер” дип исемләнгән концерт кичәсен  Гөлшат Хрипунова эзлекле һәм һәр номерны бер-берсенә бәйләнешле итеп алып барды. Галина Шәйдуллина, Николай Муханов, Диләрә Усманова, Татьяна Усманова,  Роза Нурумбетова, Әлфия Кондрабаева, Анна Бутакова үзләренең моңлы тавышлары белән халыкны шаккатырсалар, укучы балалар биюләре (поколение “NEXT”, татар биюе, төрек биюе), аккордеонда уйнаулары белән тамашачыны үзләренә караттылар. Фирая Әхмәтова үзе иҗат иткән “Авыл баласы мин” һәм “Сугыш” дигән шигырьләрен укыганда күздән яшьләр тәгәрәде. Фирая апаның шигырьләре шулкадәр тирән мәгънәле, тыныч кына тыңлау мөмкин дә түгел. Гомумән,  күршеләребезгә – керәшен-карендәшләребезгә  авыл халкына шундый матур ял оештырганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга иҗади уңышлар теләп, тагын килүләрен көтеп калабыз.

Гүзәлия Батькова, "Зәй офыклары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X