Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укучылар “Ыру агачы”н өйрәнә

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә мәктәп укучылары өчен республикакүләм конференциясе уздырылды.

Кеше ата-бабаларының кемнәр булуын, үз гаиләсенең тарихын белергә тиеш, аны белмәгәннең киләчәге юк, дип санаганнар элеккеләр. Борынгы заманнарда ук олылар балаларына нәсел тарихын сөйләп, аны агач рәвешендә язып калдырырга тырышканнар. Агачның тамырларына – нәселдәге иң олы ата-бабаларның, ботак һәм яфракларга алардан соң килгән буын кешеләренең исемнәре языла. Керәшеннәрдә аны ыру агачы диләр.

Бу, беренчедән, үзеңнең нинди ыру кешесе булуыңны, ата-бабаларыңны һәм якыннарыңны истә тотуың; ә икенчедән, туганнарның үзара өйләнешүенә юл куелмасын өчен кирәк булган.

Соңгы елларда ыру агачын өйрәнүгә игътибар артуы – куанычлы күренеш.

15 ноябрьдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә мәктәп укучылары өчен республикакүләм “Ыру агачы” (“Родовое дерево”) конференциясе булды. Ул керәшеннәрнең тарихы һәм мәдәнияте буенча тикшеренү эшләренә багышланган иде. Конференция Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих интситуты белән берлектә, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылды. Анда катнашырга теләүче мәктәп укучылары бик күп булып, гаризалар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителде. Конференциянең координаторы – Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк методисты, тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева.
Конференция кунакларны – Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының Идел буе һәм Урал халыклары тарихы бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков, Татарстан мәгариф министрлыгының киңәшчесе Рүзәл Кәримов һәм жюри членнары – сәнгать белеме кандидаты, фольклорчы Геннадий Макаров, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгече Марина Казакова, “Туганайлар” газетасы корреспонденты Фрида Вәлитова булды. Конференцияне оештырган Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе – Людмила Белоусова үзенең чыгышында катнашырга теләүчеләрнең күп булуын, докладларны туган телдә язуларын ассызыклап үтте. “Үз тамырларын белгән, үз нәселен өйрәнгән, тарихы белән кызыксынган кешенең киләчәге бар”, – диде ул. Радик Исхаков:  “Керәшеннәрнең кызыклы тарихы белән кызыксынучылар артыр, монда катнашучылар киләчәктә дә үз эзләнүләрен дәвам итәрләр дип ышанабыз. Конференция темасы бик актуаль. Аның дәвамлы булуын телим. Әлбәттә, монда укытучыларның да өлеше бик зур, алар балаларга әле хезмәтләрендә юнәлеш бирәләр, ярдәм итәләр”, – дип сөйләде. Рүзәл Кәримов та үз чыгышын “Мондый чаралар бик кирәк, без үз тарихыбызны белсәк, исән калабыз, ул яшәү чыганагы булып тора”, – дигән сүзләр белән тәмамлады.

Конференциядә катнашучылар ике секциягә бүленеп эшләде. Беренче секция – туган як тарихына (мәдәният, нәсел, кушаматлар тарихы, тамга, топонимика), ә икенчесе традицион мәдәниятне (һөнәрчелек, йолалар, бәйрәмнәр, фольклор коллективлары тарихы, халык иҗаты, авыл халкының киемнәре үзенчәлекләре) өйрәнүгә багышланды.

Конференциядә, 5нче класстан башлап 10нчы класс укучыларына кадәр катнашты. Арада 1нче класс балалары да бар иде. Һәрбер эш кирәкле, актуаль темаларга язылган.

Балалар төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм катнашкан өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Беренче дәрәҗәле дипломга Кукмара районының Чура авылыннан Регина Игушина, Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылыннан Вероника Степанова, Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Остроленский поселогыннан Александр Ишимов лаек булды.

Икенче дәрәҗәле диплом белән Казаннан Вадим Григорьев, Кукмара районының Чура авылыннан Анжелика Михайлова, Яшел үзән районының Осиново авылыннан Мария Токранова, Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Андрей Киселев бүләкләнде.

Өченче дәрәҗә дипломга Зәй районының Югары Налим авылыннан Ильяс Гайфуллин, Казаннан Вилдан Шәнгәриев, Мамадыш районының Усали авылыннан Эльвира Аксакова, Балык Бистәсе районының Котлы-Бөкәш авылыннан  Аделина Архипова, Яшел үзән районының Осиново авылыннан Әминә Нигматуллина, Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районының Кассель авылыннан Валентина Канаева, Валерия Кузнецова ия булдылар.  

Конференция материаллары алга таба “Туганайлар” сайтында биреп барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев