Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырык авыз: Ибан дәдәй мәзәкләре

Һәрвакыт яшь һәм матур булып калу өчен ешрак елмаерга, чын күңелдән көләргә һәм, гомумән, тормышны яратырга кирәк

Урам. Автобус тукталышы. Күптән күрешмәгән ике таныш очраша. Хәл-әхвәл алышалар, дөнья яңалыклары, таныш-белеш турында сөйләшәләр.

– Кара әле, сорарга кыенсынып торам, син акчаңны кайда саклыйсың? Банктамы, әллә үзеңдәме?

Танышы моңа гаҗәпләнеп карап тора да, акрын гына әйтеп куя:

– Алай мәшәкатьләнмим, хәтеремдә саклыйм. Шулай итмәсәм, икенче пенсия алыр чак җиткәнче, ничә сумын нәрсәгә тотачагымны, кемгә күпме бурыч бирәчәгемне онытам.

* * *

Күзлекле ике яшь галим сөйләшә. Берсе икенчесенә:

– Уйлап караганыгыз бармы, ни өчен замана технологиясе калайның чыдамлылыгын  төрлечә итеп җитештерү мөмкинлеге бирә икән?

– Нәрсәдән чыгып әйтәсез?

– Әнә, карагыз, тротуар янында сыра банкасы аунап ята. Ул калайдан эшләнгән. Чүплеккә эләккәч, 100 ел үтсә дә череп таркалмаячак, – ди экология белән шөгыльләнүче галим.

 – Анысы шулай.

– Ә менә автомобильнең калай кузовы 3-4 ел эчендә череп бетә, – дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәше.

– Нәрсәсе гаҗәп инде?! Сәбәбен аңлау өчен, бәясен чагыштыру да җитә, – дип җавап кайтара икътисад тарамагы галиме.  

 

* * *

Океан. Шторм. Таудай дулкыннар корабльне йомычкадай бөтерә.  Капитан рубкасына ярдәмчесе йөгереп керә:

– Капитан, ике яңалык бар. Башта кайсын әйтим?

– Әлбәттә, яхшысын.

– Корабльдә бер генә күсе дә калмаган, каядыр юкка чыкканнар. Күселәрне күрмәгәч, матрослар да коткару жилетын эзләп чабыша...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев