Шаян такмаклар
Айкалдырып, чайкалдырып,
Сулар алдым агымнан.
Серле күзең мәҗбүр иткәч,
Сөйдем сабый чагымнан.
Стенада сәгать суга,
Минутын ялгыштырмый,
Арабызда бер дошман бар,
Шул гына кавыштырмый.
Җиделе лампа якты яна,
Уникеле пилтәсе,
Үзем матур булмасам да,
Матур ярлар иркәсе.
Аяз көннәрдә ялтырый
Магазин йозаклары,
Бер күрергә тилмертә
Араның ераклыгы.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев