Ямаш Игәнәй: "Кода-кодагыйларның җор телләре Чакма белән гүя чакматаш..."
Публицист, шагыйрь, журналист Ямаш Игәнәйнең "Керәшен туе" шигыре
Сарман районы Ләке авылында туып-үсеп, олы тормышка аяк баскан Ананий Нестерович Маловны поэзия дөньясында Ямаш Игәнәй исеме белән беләләр. Январь салкыннарында туса да, күңелендә кешеләргә карата искиткеч җылы хисләр саклый торган олы йөрәкле кеше була Ананий дәдәй. Игътибарыгызга аның "Керәшен туе" дигән шигырен тәкъдим итәбез.
Җыр ургыла ишек,тәрәзәләрдән,
Нәни кыйтга – авыл ызбасы.
Керәшен туе бүген шул кыйтгада –
Борынгы җыр – Болгар йоласы.
“Тәрәзә төбендә, ай, тутый кош,
Ак мамыклар белән тотыгыз.
Безнең бәбкәебез сезгә килә,
Какмый гына сукмый тотыгыз”.
Кода-кодагыйларның җор телләре
Чакма белән гүя чакматаш.
Җыр бәрелеп җырга, очкын чәчри,
Тапкырлык һәм акыл – башма-баш.
“Урманнарга кердем, атым бәйләп,
Кисепкәйләр алдым киртәлек.
Хезмәтләрен килен аямаса,
Шунда булыр аңа иркәлек”.
Ничек бөреләнгән яңа дәвам –
Үткәннәргә, яле, күз салыйк.
Асылташта кояш чагылгандай,
Һәр йолага сыйган бер тарих.
Болгар учагыннан бүгенгегә
Төшкән чаткы чорлар аркылы.
Авыл ызбасында керәшен туе –
Чал тарихның нәни ярчыгы.
Шул ярчыкта бөтен ышанычы
Һәм өмете балкый ил-көннең.
Йөрәкләргә төреп, киләчәккә
Илтиекче аны, и, энем...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев