Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Урамнардан җиккән атлар килә (Питрау турында шигырьләр)

Карендәшләребез иҗаты.

Урамнардан җиккән атлар килә

Урамнардан җиккән атлар килә,

Бизәлгәннәр, әнә, сөлгегә.

Питраулар бит елга бер генә ул,

Карендәшләр килгән күрергә.

 

Питрау үткәч инде кош сайрамый,

Чәчәкләр дә сула, боега.

Гасырлардан килгән йола-бәйрәм

Күчеп барсын һәрбер буынга.

 

Кунак-төшем белән өйләр тула,

Коймак-бәлеш – табын түрендә.

Парлы яшьләр болыннарга чыга,

Чәчәкләрдән такыя үрергә.

 

Әбиләрдән калган күлмәкләре,

Сүрәкәләр, тәңкә, чулпылар.

Югалтмыйча саклыйк, онытылмасын

Элеккедән калган көй-моңнар.

 

К.ИВАНОВА.

Тукай районының Мәләкс авылы.

(«Туганайлар», 10 июль, 2003 ел)

* * *

Туган якка кайтам Питрауларда

Туган якка кайтам Питрауларда,

Бар җиһанны печән исе сарган.

Җәйрәп яткан басу-кырларына

Әтиләрнең маңгай тире тамган.

 

Күтәренке кәеф һәр кешедә,

Берсен-берсе барлый дус-иш, туган.

Әйдә, дуслар, җырлап күңел ачыйк,

Бәйрәм бездә бүген, гөрли Питрау.

 

Чибәр җиңги бүләкләрен барлый,

Чабышкыга әзер чиккән бистәр.

Моңлы тальян тавышы, керәшен көе

Кайтавазлар булып ерак китәр.

 

Болын буйлап чаба ярсу атлар,

Ашкындырып дәртле күңелләрне.

Питрауларда ярын тапканнарның

Озын була, диләр, гомерләре.

 

Болын гөлләреннән такыя үреп,

Суга салдып теләп теләкләрем.

Мең сырхауга дәва, шифа булыр,

Питрау көнне җыйган үләннәрнең.

 

Туган якка кайтам, Питрауларда

Бер очрашып, бер күрешү өчен.

Тынмас җаннар барда Питраулар яшәр,

Югалтмыйча саклар халкым төсен!

Г.ЕГОРОВА.

(«Туганайлар», 18 июль, 2008 ел)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев