Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Салмак кына ап-ак карлар ява, әкияттәге кебек дөньялар

Чыгышы белән Менделеев районының Иске Гришкин авылыннан булган Иван Алексеевның шигырьләре арасында кыш темасына язылганнары бик күп. Аның “Мин – табигать баласы” җыентыгына кергән берничә шигырен бирәбез.

Мин кышны яратам

Кышкы салкын иртәләрдә

Чыгам да кайчак тышка,

Сокланып карап торамын

Ак карлы матур кышка.

 

Тирә-якны кат-кат күзләп,

Аклыгына карап юанам.

Ә аннан соң, чишенеп,

Ап-кар белән юынам.

 

Бит очларын чеметсә дә,

Өйгә кайтмыймын туңып.

Мин инде аңа күнеккән –

Куркытмый кышкы суык.

 

Кул-аякларым туңганда,

Биеп алам тыпырдап.

Минем баскан эзләремдә

Карлар кала шыгырдап.

 

Кайчак чыгып кышкы иртәләрдә

Хисләремне шулай яңартам.

Ак төсләрне әллә сөйгәнгә,

Мин кышларны, никтер, яратам.

 

Ап-ак карлар ява

Салмак кына ап-ак карлар ява,

Әкияттәге кебек дөньялар.

Күңелләргә аклык-пакьлек өстәп,

Явалар да, һаман явалар.

 

Карлар ява, ап-ак карлар ява,

Талгын җилләр көенә.

Бар тарафны күмеп аклыкка,

Җир сафлыкка коена.

 

Карлар ява, ап-ак карлар ява!

Күзәтәм мин җиргә төшкәнен.

Кеше дә бит шулай сизми кала

Чәчәк атып гомер иткәнен.

 

Табигатькә кышлар килгән чакта

Күңел көтә яңа шатлыклар.

Карлар ява җиргә, энҗе карлар,

И, дөньяда күпме аклык бар!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев