"Без җараткан бырулар" китабыннан
Ак куянның ак баласын
Җибәр кырга, уйнасын.
Бер уйнасын, ике уйнасын,
Гаеп итеш булмасын.
Ак куянның ак баласын
Тотып аласым килә.
Сезнең кебек туганнарны
Сатып аласым килә.
Ак куяннар атсаң, чүгәләп ат,
Тимәс микән түшенә.
Кич батканда исәпләп җат,
Кермәс микән төшеңә?
Ак куянның ак баласын
Тотсам үтермәс ием.
Сиксән сигез җәшкә җитсәм,
Үлсәм дә үкенмәс ием.
Нет комментариев