Мәлки керәшенннәре җыруы: «Ай җаный, вай җаный» - ноталар белән
Җан җал иткәндә

Мәлки керәшенннәре җыруы: «Ай җаный, вай җаный» - ноталар белән

М.П.Казакованың «Музыкально-поэтическая традиция молькеевских кряшен» җыентыгыннан алынды.

Олы җулның тузанын ла,
Күрми калдым тузганын.
Ай, җани, вай җани,
Күрми калдым тузганын.

Күрми калдым, сизми калдым,
Яшь гумернең узганын.
Ай, җани, вай җани,
Яшь гумерем узганын.

Яшь гумерне уза диләр,
Узганын күрсәм иде.
Ай, җани, вай, җани,
Узганын күрсәм иде.

 


Нет комментариев