Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Луиза Янсуардан шигырь тәлгәшләре

Карендәшебез Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова – безгә шагыйрә буларак та билгеле.

Көзгеләрдән сурәтемне укып,
Шәм кабызып төндә, фал ачам.
Үземәме үзем яшеренәм?
Үземнәнме үзем мин качам?!
Өстәлемә каләм очы белән
Тырнап, сызып тамга - ук салам.
Язмышыма таба ишарәме?
Ялгышыпмы кабат тукталам?
Көзгеләрдән сурәтемне укып,
Ай-йолдызлы Күккә табынам…
Шундый халәт миндә… Өмет булып,
Жырларымда балкып кабынам.

 

ЯШИМ ӘЛЕ
Төнге яшен сүнгән йөрәгемне
Ут камчысы белән телеп алды.
…Күмелде җир йолдыз яңгырына…
Бер мизгелгә кинәт өнсез калдым.
Ярылды да нәкъ кыл уртасыннан
Әллә күкләр, әллә минем йөрәк,
Күмелде җир шигырь яңгырына!…
Бу күкрәүгә ничек түзмәк кирәк?!
Йә, Илаһым, үзең сизгәнсеңдер,
Бер бушану кирәк күңел тулгач.
…Офыгымда янә болыт калка -
Яшим әле,
Яшьним болай булгач!…

 

СЕР
Төнге күктә ниндидер бер якты Йолдыз
Күзен кысып уйнамакчы минем белән.
Күзләремә көлтә-көлтә нурын сибеп,
Пышылдый ул: «Серләреңне беләм. Беләм!»
Карашымны яшерәмен оялудан.
Кара инде!
Уйларымны хәтта нәни йолдыз белгән.
генә.
«Яратам» дип пышылдадым эчтән
Ә ишеткән бөтен Галәм!…

 

ЯЗМЫШ
Икебезнең бер үк ялгыш:
Үрелгән җеп төсле язмыш.
Чорналабыз бер кәтүккә
Ничәнче яз, ничәнче кыш.
Икебезнең бер үк язмыш:
Үрелгәнме кәтүк ялгыш?!
…Камыт аша үтә-үтә,
Түземлекне сынап ятмыш.

 

БОЗЛЫ ДӨНЬЯ
Бозлы караш, бозлы сүзләр ява,
Бозлы куллар җанга кагыла.
Күзем алмыйм бозлы тәрәзәдән -
Бозлы кояш… Күзем чагыла.
Күңелемне каплый боз пәрдәсе,
Хисләремдә - бозлы ялкыны.
…Бозлы дөнья мине чорнап алган -
Сизелми дә хәтта салкыны.
Йөрәктә тик - ак боз ялкыны…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев