Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Луиза Янсуар шигырләре

Луиза Янсуар - шагыйрә, тәрҗемәче, журналист. Луиза Янсуар (Луиза Николай кызы Шарова) 1981 елның 13 августында Татарстан Республикасы Питрәч районы Кәвәл авылында дөньяга килә. Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза.

Узенең ямьле, иркен hәм гузәл туган ягын сагынмаучы кеше дөньяда бармы икән? Юктыр. Дөньяда тиңе булмаган чәчәкләргә, яшәү куанычы белән очып йөргән кошларга, күбәләкләргә дә туган як җылысы салынган, туган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын hәр кеше тоеп усәдер.

Луиза Янсуарның шигырьләрен укыгач, Янсуар авылының табигатен, урамнарын күз алдына китереп була.

Китә калсам

Китә калсам,

Туган якларыма

Җылы туфрак дәшеп кайтара.

Ниндидер моң

Куңел кылын чиертә,

Таныш бер моң җанда чайпала.

... Ялан тәпи

Баскан эзләр калган

Изге туфрак дәшеп кайтара.

 

Балачак тавышы.

 

Бу үрләрдән киек утәме әле,

Кошлар куна микән ташына?

Әллә серле моң бар кукрәгендә? –

Йөрккәем бигрәк ашкына.

 

Үләннәре, көйләп, каршы йөгерә,

Чишмә булып җаны тибәме?

Туфрак өне онытылмый ласа,

Оныттырмый да кем икәнне...

 

Монда минем купме эзләрем бар,

Эзләп килдем. Бәлки, табармын?

Тынган идең инде, йөрәк ярам,

Әрни-әрни кабат яңардың.

 

Яшерен яраларга кагылып, ахры,

Хәтер йомгагымны сүткәнмен...

Эзләр – исән!

Әмма офыкларда

Тик шәуләсе калган үткәннең.

 

- Кояш эзләп йөргән балачагым,

Йөгереп төш буген каршыма!

... Ах, ирекле бер кош булып, тавым,

Калыр идем кунып ташына…

Фотолар: Екатерина Яковлеваның шәхси альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев