Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Лариса Әхмәтшинадан шигъри тәлгәшләр

Лариса Әхмәтшина Минзәлә районының Иске Мәлкән авылы кызы.

Мәктәптә, унынчы классны тәмамлау белән үк балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң,  мәктәптә укыта башлый.  Туган авылы мәктәбендә 25 ел татар теле һәм әдәбияты укыта. Сигез ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, ике ел мәктәп директоры булып эшли. Оптимизация булып мәктәп ябылгач, Минзәлә шәһәрендә укытуын дәвам итә. Иҗат-аның гомерлек юлдашы. Һәрдаим газета-журналлада, җыентыкларда язган мәкаләләре басылып килә. Күңелендә туган шигъри юлларны тиз генә язып, туплап бара.

***

Җанымның күкләрдә очынган,

Хыялда яшәгән чагында,

Килдең дә, сорап та тормыйча,

Бу җиргә кайтардың тагын да.

 

Аз гына аңларга тырышсаң,

Күрерсең – мин җирдән аерылган...

Тирәмне ураткан ялганнан,

Ялгыштан, язмыштан арылган.

 

Бик азга булса да, хыялда

Ялгызым калыймчы, чакырма...

Тәнемә кагылсаң – онытылыр,

Тик минем җаныма кагылма!                                              

***

Мин көзләрне, никтер, ныграк сөям –

Көзләр аңлый серле күңелне.

Яшьлегемдә шашкын бураннарны

Сөюче соң бу мин түгелме?!

 

Яшьлек үтеп бара, күңелемдә

Бураннар  да, күрәм, басыла.

Хыялларым, теләк-омтылышлар

Сары булып көзгә ягыла.

 

Шул сарылык көзнең үз төсенә

Кушыла да... бергә үрелә.

Менә шуңа, ахры, көзләр төсе

Якын булып тоела күңелгә.

 

Каеннарны сары димә икән...

Каеннарны сары димә икән,

Сагыш икән  аның исеме.

Ә сагышның исеме генә түгел.

Таныш инде хәтта җисеме.

 

Каеннарны сары димә икән,

Моң икән ул, тирән моң икән.

Моңлануның нәрсә икәнлеге

Таныш инде балачагымнан...

 

Каеннарны сары димә икән –

Күз яшьләре бит ул  -  сарылык.

Кайнар яшьләр сары төскә кертә,

Эчтән саркып чыгып, җыелып.

 

Каеннар ул сары төстә булмый,

Каеннарда сагыш-моң икән.

Каен сарылыгы... Гомерләрнең

Узып барулары шул микән?

 

Көзгә керүләрем шул микән?..

 

 

Яшәлгән

 

Мин моңарчы да яшәдемдер кебек...

Күп җирләрдә булдым, ахрысы...

Кош булдымдыр... юкса, бу кадәр үк

Киңлекләргә тартыр идеме?

 

Йә булмаса, диңгез өстендәге

Әллә инде дулкын идемме?

Бу кадәрле күңелем зур сулардай

Юкка гына ярсыр идеме?

 

Бер күбәләк булып, гөлдән-гөлгә

Йөгерә-чаба биеп йөрдемме?

Әллә инде кояш нуры булып,

Йолдызларга тулып көлдемме?

 

Юк!

 Мин, һавадагы  бер ак  болыт булып,

Йөрдем бугай илгә илләрдән.

Ни булса да булган... Тик мин беләм:

Бу җиһанда бер кат яшәлгән!

 

Сиңа килдем.

                                                         

                                                             Үзең юк. Әйтер сүземне

                                                         Буш өеңә  тутырдым.

                                                                                                Клара Булатова

 

Бүген тагын сиңа килдем әле,

Рәхәтләнеп йөрдем өеңдә.

Урыныңа ятып ял да иттем,

Бигрәк тәмле икән чәең дә.

 

Бүлмәләрең  синең якты икән,

Җылың калган бөтен җиреңдә.

Шул җылыдан бүген тагын бер кат

Яшәү көче алдым мин  менә.

 

Синең янда бик бәхетле булдым.

Бик ризамын инде шуңа да.

Үзең генә күрмәдең син мине  - 

Килдем сиңа хыял дөньямда.

 

***

Кышкы юлдан атлыйм,

Йөземә кар бәрә.

Юлларымда уйлар...

Янда... хыял бара.

 

Тормыш юлы  - озын,

Юллар урау була.

Безгә язганнардан

 Әллә качып була?

 

Юлларымда -  ак кар,

Уйларымда -  ак зар.

Безгә язган карлар

Озакмы әле явар?

 

Юллар озын була,

Юлда ялгыз булсаң.

Озыная уйлар,

Хыялыңны кушсаң...

 

***

Тагын  көзләр җитте.  Көзнең

алтынланган чорын җуйган мәле.

Ә күңелнең әнә шул төсләрдән

Һич тә аерыласы килми әле.

 

Җиһан төрле төскә кергән – чуар,

Күзләр камашырлык  мул төсләрдән.

Ә күңелдә буран... күз ачкысыз... –

Көзге төсләр күчкән шул хисләрдән.

 

Күңел – бала, йөгерек-уйнак колын –

Әллә кая чаба, сикерә, оча!

Тик... киталмый ерак, чөнки җирдә...

Көзләр тарта  һаман үзенә таба.

Өмет

                                         Ак буранда

                                        Ак урамда

                                         Икәү бара.

                                     Эзләренә

                                         Ак кар ява...

                                                                         ( Саҗидә Сөләйманова “Этюд”)

 

Бураннар булган иде,

Карлар да яуган иде,

Бурый-бурый яуган карлар

Бик серле дөнья иде.

 

Шул серле  карлы кичләр

Һаман да истә әле.

Шул кичләрдә бер пар йөрәк

Икәү серләшә иде.

 

 Буранлы  уртак  кичләрдә

Серләр килешә иде.

Бер-берсен аңлаганнарга -

Буранлы кичләр инде.

 

Кар өстеннән үткән чакта

Пар эзләр кала иде.

Без калдырган пар эзләрне

Ак карлар яба иде..

 

Карлар ел да ява ла ул,

Бураннар ел да була.

Безгә бәхет  биргәннәре

Кайларда? Кайда? Кайдааа?

 

Эзләсәк, табып булмасмы?

Бергәләп эзлик әле!

Үткәннәре кайтмаса та,

Өметне өзмик әле.

Икәүләп эзлик әле!

 

***

Йөрәгемдә ачылмаган сөю иде...

“Ул бары тик синең өчен, ал син! – дидем. –

Син дә мине нәкъ шулай ук ярат кына,

Сөюебез көнләшерлек булсын әле!”

 

Йөрәгемдә түм-түгәрәк сөю иде...

Гомер үтте, шул сөюне башламадың.

Бар нәрсәдән артык күреп яратсам да,

Күңелемне син тик бер тапкыр аңламадың.

 

Күңелемне син тик бер тапкыр аңламадың,

Ә шулай да, миллион тапкыр яраладың...

 

Йөрәк тулы мөлдерәмә сөю белән...

Теләмәдең ишетергә бер йөрәкне...

Мөлдерәмә сөю синнән җавап көтте,

Гомер үтте...

Аңламадың...бер теләкне...

 

Йөрәгемдә башланмаган сөю ята

  Чәчләремдә ап-ак бәсләр арта... арта...

Ялгыз аккош

                                 Минзәлә елгасын каплаган боз өстендә

                                үлгән аккош күреп тетрәнүдән язылды

 

Боз өстендә үлгән аккош ята...

Нәрсә булган икән бу кошка?

Нидә булган икән сәбәпләре,

Китәр өчен шушы тормыштан?

 

Ялгыз калгач,  яши алмый, диләр,

Ялгызлыкка түзми бу кошлар.

Кемнең кулы күтәрелде икән,

Өзәр өчен аны сулыштан?

 

Әллә язмыш шулай сынадымы,

Аердымы икән ярыннан?

Ялгызлыкка түзә алмаганга,

Йөрәгеме әллә ярылган?

 

Күңелемә тынгы бирми бер дә

Боз өстендә яткан үле кош...

Җавап эзлим... таба гына алмыйм,

Үземдә дә чөнки шул язмыш...

 

Яхшылыкның ник кадере булмый?

 

Яхшылыкның ник кадере булмый? –

Җавап эзлим... эзлим, табалмыйм.

Начарлыкның ник кадере зуррак?

Тагын сорау... тагын аңламыйм.

 

Әллә мин буталдым, әллә дөнья,

Бер хакыйкать белә күңелем:

Яхшылыкны һәркем эшли алмый,

Ә начарлык эшләү -  бик җиңел!

 

Яхшылык ул – авыр бер таш кебек,

Су төбенә китә, югала.

Начарлыклар – күбек,  өстә йөзә,

Ялтырыйлар, матур тоела.

 

Күбекләргә күпләр кызыгалар,

Тыштан – куык, эчтән - буп-бушлар.

Шул күбекләр өстә йөзсен өчен,

Тып-тын ята аста... ак ташлар.

 

 

Кабат гашыйк булдым

                                     Нишләргә соң дигән сорау белән

                                      Киләм синең рәсемең каршына...

                                    (Хәсән Туфан)

Сиңа кабат гашыйк булдым әле,

Рәсемеңне куеп каршыма.

Карашларың миңа төбәлгәннәр,

Маңгай чәчең төшкән кашыңа.

 

Мин яраткан тыйнак бөдрәләрең

Сибелгәннәр киңчә маңгайга.

Яшькелт күзләреңнең шаянлыгы

Охшаш китә үсмер малайга.

 

Башың артка ташлап, кинәт кенә

Көлеп җибәрерсең шикелле.

Төс-битләрең миңа шундый якын,

Ә күзләрең... шундый сөйкемле!

 

Сине яратмаска мөмкинме соң?

Гашыйк булмый сиңа түз әле!!!

Минем өчен син бит иң кадерле,

Иң-иң газиз кеше җирдәге.

 

Мин яңадан сиңа гашыйк  булдым,

Рәсемең аша гына булса да.

Язмышыма мең кат рәхмәтле мин

Сине очратканга дөньяда.

 

 

 

Без булмасак

 

                                                 ( Сәгадәткә ияреп...)

Укытучы күк җирдә тагын кем бар

Башка язмыш өчен янучы?

Башка кайгы белән кайгыручы

Читләр өчен юллар  яручы?

 

Без бу җирнең киләчәге өчен

Янып яшәү белән бәхетле.

Гомерлеккә юлдаш итеп алдык

Үзебез тапкан шушы бәхетне.

 

Без булмасак... Юк, юк...

Без булмасак каян белсеннәр соң

Бу сабыйлар тормыш кадерен?!

Икмәк, Ватан, ата-ана хакын,

Бәхет кошы кайчан килерен?!

 

Каян белсеннәр ди изгелекне

Нинди бизмәннәрдә үлчәргә?!

Яхшылыкны яман дигәненнән

Аеру өчен,  ниләр эшләргә?!

 

Каян белсеннәр ди, без булмасак,

Ерак тарихларның авазын,

Кешенең җирдә ышанычлы юлны

Бары хезмәт аша табасын?!

 

Ярый әле без бар!

Әнә шундый зур инану белән

Һәркөн иртән юлга чыгабыз.

Балаларга бар гомерне биреп,

Үзебездә бәхет тоябыз.

 

Әнә шундый зур инану белән

Без  төбәкне тотып торабыз.

Төбәк кенәме соң? Эшебез белән

Без милләтне саклап барабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев