Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Коеп яуган яңгырлы ак кышларда

Кукмара районының Кызыл тау авылында яшәүче карендәшебез Раиса Герасимова бу кышның көйсезлегенә сәерсенеп кенә калмаган, кулына кәгазь һәм ручка алып, шигырь язган һәм безнең редакциягә юллаган.

Әйдә, кыш, бирешмә!

Кыш аена кермәс борын,
Җиргә ап-ак кыш килде.
Көне-төне, тырыша-тырыша,
Җирне ак карга күмде.

Буранлап та алган булды,
Коточкыч суык торды.
Кыш буе яварлык карны
Ике-өч көндә тутырды.

Быелгы кыш, ни өчендер, 
Башта ук кырыс булды.
Бит очларын тешләде,
Туңдырды аяк-кулны.

Һәм кинәт, никтер, биреште,
Әллә нык арып китте.
«Салкын», — диеп зарланганга,
Әллә кәефе китте.

Көзнең китәсе килмичә,
Кышка ирек куймыймы?
Әллә соң Кыш бабай бераз
Шаяртырга булдымы?

Түбәләрдән тамчы тама,
Җылы, йомшак җил исә.
Яз ае күк, түбәләрдән
Карлар ишелеп төшә.

Әйдә, кыш, уян, бирешмә,
Көзгә ирек бирмә син!
Җылыдан куркып, Кыш бабай
Борылып китә күрмәсен.

Узар әле елак көннәр,
Көннәр суытыр, беләм.
Килсә иде яңа еллар
Илгә тынычлык белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев