Наилә Әлмиева язып алган җыру
1. “Китәм” – дидең, “китәм” – дидең, (2)
“Китәм” – дидең, кит инде. (2)
Багып күргән җирләреңдә (2)
Җакшы хезмәт ит инде. (2)
2. Сау бул, Сарсаз*, сау бул, Сарсаз, (2)
Сарсаз тауларың белән. (2)
Армиягә китсәң иде (2)
Сөйгән ярларың белән. (2)
3. Минем иркәм армиядә (2)
“Атлар эчерәм” дигән. (2)
Пока гуляй, тормыш шулай, (2)
“Кайткач – кичерәм” дигән. (2)
*Сарсаз турында 2нче кушымтада Т.Никифорова сөйләвендә бирелә
Нет комментариев