Керәшен җыруы: “Тугай, тугай”
Җан җал иткәндә

Керәшен җыруы: “Тугай, тугай”

“Без җараткан җырулар” китабыннан

Сәгатьләр суга унбергә,

Граммофон белән бергә.

Сез теләгез, без телибез

Гомер итүне бергә.

 

Кушымта:

Әй, тугай, тугай, тугай,

Тугайда сайрый тургай.

Сайрый тургай, һаман шулай

Безгә соклана бугай.

 

Игәнәгә төшә җаздым,

Тотмадың беләгемнән.

Тамырын җәйгән гөлләр кебек

Китмисең җөрәгемнән.

 

И, кодалар (дуслар), җырлыйм сезгә,

Сез дә җырларсыз безгә.

Сез сандугач кебек безгә,

Без ничек икән сезгә?

 

Аклы күлмәкләр тектердем

Җәй көнендә кияргә.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Вакыт та бар биергә.


Нет комментариев