Керәшен җыруы: “Тәрәзәңне ачып куй”
Җан җал иткәндә

Керәшен җыруы: “Тәрәзәңне ачып куй”

“Без җараткан җырулар” китабыннан

Тәрәзәләреңне (ди), ай, ачып куй,

Тәгәрәп (үк) керсен (ди) пар алма.

Пар алмалар кебек (лә) парлар китереп,

Кавыштырган сезне (ди) замана.

 

Бер алманы бишләргә бүләек,

Беребез өчен беребез (ди) үләек.

Кар сай булса, җуллар сабарсың,

Тирән булса, хәйләсен табарсың.

 

Чәчиек гөлләрне, без чәчиек,

Гөлнең бакчалары, ай, тулганчы,

Таратмыек тапкан (ди) малларны,

Макрум итмик сөйгән җарларны.  


Нет комментариев