Мәлки керәшеннәре үз халкының борынгы җыруларын, уен, өмә көйләрен, Май чабу, табын арты, кунак, рекрут, кыз елату, туй җырларын гаҗәеп бай һәм зур мирас итеп бүгенге көннәргә кадәр китереп җиткерә алган.
«Урактан кайтышлый»
Урдыралар уракны ды,
Куйдыралар зуратный.
Ай, җани, вай җани,
Куйдыралар зуратны.
Эзләсәң дә, табалмассың
Безнең кебек уңганны(й).
Ай, җани, вай җани,
Безнең кебек уңганны(й).
Урдым урак, куйдым зурат,
Ашамасын сандугач.
Ай, җани, вай җани,
Ашамасын сандугач.
Син сандугач, мин карлыгач,
Сайрашырбыз тыш булгач.
Ай, җани, вай җани,
Сайрашырбыз тыш булгач.
Нет комментариев