Бондюг керәшеннәре арасында гаять талантлы карендәшләребез байтак
БАЛАЧАК ДУСЛАРЫМА
Дусларыма рәхмәтлемен,
Гөл сибәләр юлларыма.
Ялгыз калдым дигән идем,
Ялгышканмын уйларымда.
Яхшылыкның кадерен беләм:
Шаһит моңа күрше-күлән.
Тормыш җаен тапмаганда
Киңәшләшәм дуслар белән.
Дус-ишләрем яхшы булгач,
Ташкыннардай булам көчле.
Җаным олы, йөрәгем пакъ,
Һавадагы аккош төсле.
Ачы язмыш сынады шул -
Салкыннардан йөрәк туңды.
Авыр йөкне күтәрергә
Ярый әле дуслар булды.
КЕШЕ БУЛЫЙМ ДИСӘҢ
Кешечә яшәр өчен дөньяда
Теләк кирәк, көч кирәк,
Илһам кирәк, сафлык кирәк,
Куәт кирәк, эш кирәк.
Ә бәхетле булыйм дисәң,
Хыялыңа бул тугры.
Тап төшермә намусыңа,
Юлың булсын гел туры.
Ата-бабалардан калган
Гадәтләрне ташлама!
Алда торган бер эшне дә
Уйламыйча башлама.
Авызың тулсын иман белән,
Йөзең тулсын нур белән.
Сине зурлап дус-ишләрең:
"Бу - чын кеше!" дисеннәр.
Ә көнчеләр сокланудан
Янсыннар һәм көйсеннәр.
КЫШНЫ КАРШЫЛАУ
Табигатьтә бүген якты көннәр...
Кар астында кала сары үлән.
Көз иңенә басып кышлар килә
Аклык-пакълек. яңа өмет белән.
Кар астында кала тагын җирләр,
Сагышларны куа усал җилләр,
Сары тустән инде туйган күзләр,
Күңелләр дә көтә матур хисләр.
Ә мин һәрчак фасыл алмашында
Якты киләчәкне, язмышымны күрәм.
Менә тагын бүген ак чорларга
Яңа өмет, ак хыяллар белән керәм.
Нет комментариев