Гыйшыклык – зәвык эштер
Җан җал иткәндә

Гыйшыклык – зәвык эштер

Сарман районы Ләке авылы җырын тәкъдим итәбез!

Гыйшыклык – зәвык эштер

Каен утыннарын гына җактым,

Төшәр микән аның күмере, әле күмере

Чәчәк аткан җиләкәйләр кебек

Кыз балакайларның гомере, әле гомере.

 

Очар кош – моңлы коштыр,

Гыйшыклык – зәвык эштер.

 

Агыладыр болыт, әй, агыла,

Таудан таукайларга кагыла, әле кагыла.

Сабырлыклар белән буй үстерсәң,

Яхшылардан яхшы табыла, әле табыла.

 

Очар кош – моңлы коштыр,

Гыйшыклык – зәвык эштер.

 

Безнең Ләкенең егетләре

Ак укадан үргән камчыдай, әле камчыдай,

Егетенә карап кызы туган,

Алтыннардан тамган тамчыдай, әле тамчыдай.

 

Очар кош – моңлы коштыр,

Гыйшыклык – зәвык эштер.

"Керәшен җыру әйтә" китабыннан


Нет комментариев