Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушевның яңа шигырьләре

Георгий Ибушевның кыш темасына язылган шигъри әсәрләрен тәкъдим итәбез.

МИЛӘШ

Январь, буран, авыл ап-ак.

Җил себерә карларны.

Бакчада җыймаган миләш.

Күмердәй утлы чагы.

Җил көчәйсә, очкыннарын

Чәчә миләш. Туктадым.

Үрелдем миләш таҗына,

Пешәр кебек учларым.

Учымда уттай кып-кызыл

Миләш таҗы, боз гына.

Өтте җанны, җылыт мине,

Дип әйтте күк ул миңа.

 

КЫШКЫ ТӨНДӘ

Берьялгызым

Озын кышкы төндә,

Шигырьләрем ята

Чәчелеп өстәлемдә.

Мин йокысыз,

Йокы качты миннән.

Нидер көтәм сыман

Бүген мин бу төннән.

Минем кебек

Төн дә ялгыз бүген.

Болыт, буран күмгән

Аның айлы күген.

Карлары да аның

Җиңел, тыныч кына,

Якты эзләгәндәй,

Тәрәзәмә куна.

Берьялгызым,

Һәм мин риза шуңа.

Берни киртә түгел

Минем уйларыма.

Шигырьләрем ята

Чәчелеп өстәлемдә.

Төн, син хуҗа бүген

Минем хисләремә.

 

АВЫЛДА ЧАКТА

Җил куа карларны,

Бөтерә, болгата.

Күңелдә яшерен

Хисләрне кузгата.

Очына бу карлар,

Тузына бу карлар.

Тәрәздә ак бизәк,

Бизәктәй хыяллар.

Кыр, болын, тугайлар

Аклыкка күмелә.

Урамнар буенча

Кар оча, йөгерә.

Җәяүле буранда,

Яшьлектә хыялда

Мин агам каядыр

Узылган елларга.

Җил кага тәрәзгә,

Кар, буран урамда.

Адаша уйларым

 Көрт салган юлларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев