Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушев: «Ә күңелдә туган язгы хисне инде берни китә алмый күмеп...»

Георгий Ибушевның яңа шигырьләреннән бер бәйләм.

Күңел белә

Күңел белә, язга ерак түгел,

Ачык зәңгәр күкне күзли күңел.

Челтәрләнгән кар өемен эзләп,

Эчтән генә матур бер көй көйләп.

 

Җылы керә кышкы кием аша,

Тоясыңмы, диеп, аяз көнне.

Шушы йомшак килер яз җылысы,

Йә, әйтегез, җилкендерми кемне?!

 

Чана юллары да әкрен генә

Саргылт төскә кереп, төсен җуя.

Тузына да февраль, ул юлларны

Тагын ап-ак көрткә өеп куя.

 

Ә күңелдә туган язгы хисне

Инде берни китә алмый күмеп.

Иренеп кенә түбә кыегыннан

Тамып торган тамчыларны күреп.

 

Бәлки, аңларсыз...

Болыннар да хәзер башка инде,

Тугайларым белән кырлар да.

Балачактан таныш, җанга якын

Ат арбасы эзе юк анда.

 

Сагындыра, авыл әллә ничек

Ятим калды сыман атларсыз.

Болыннары калды ат, колынсыз,

Җаным әрни, бәлки, аңларсыз...

 

Атлар кайтыр иде, бастырыклап

Печән төяп басу юлыннан.

Шыгырдаган арба тәгәрмәче

Колагымда бүген җыр сыман.

 

Беләм лә мин, заманасы башка –

Машиналар чоры, ат түгел.

Тояк эзле, ат арбасы салган

Авыл юлын сагына күңел.

 

Искә төште

Искә төште кинәт, җил капкалы

Туып-үскән өйнең бөтен яме.

Өй түрендә үскән ялгыз каен,

Мөлдерәп торган уйчан тәрәзләре.

 

Бакчадагы мин ярата торган

Өч төп юкә һаман күңелдә.

Көннәр буе яланаяк чапкан

Орчык хәтле малай үзем дә.

 

Искә төште һәрбер бүрәнәсе,

Коймадагы тузган такталар.

Их, бер кайтсаң иде, шул нигездә

Минем сеңеп калган моңым бар.

 

Бернигә дә алыштырмас идем

Анда узган, хәтта, бер көнем.

Әниемнең беренче кат кисеп,

Тәрәзләргә пәрдә элүен.

 

Күрше-күлән җыелып, шау-гөр килеп,

Сөйләшерләр иде – күңелдә.

Онытылмый икән, тавышларын

Ачык итеп ишетәм бүген дә.

 

Бу дөньяга килеп тавыш биргән,

Хис-моң биргән өем син минем.

Сиңа кайтты, хыялымда синең

Җылылыгың эзләп күңелем.

 

Ява карлар

Ява, ява бөтерелеп җилдә,

Аңлап булмас тойгы күңелемдә.

Шул аклыкта, карлар белән бергә,

Бөтерелеп очам төсле мин дә.

 

Күңел бит ул барын сизә, тоя,

Тагын бер ел әкрен генә уза.

Аклык белән күмеп үткәннәрне,

Көртләр өеп, җилдә туза-туза.

 

Җилкендереп ява бөтен җанны,

Әйтче, синең шундый чагың бармы?

Барын онытып, бураннарга карап,

Барлаганың бөтен узганнарны.

 

Кузгата ул күңел төбендәге

Онытылып барган хыялларны.

Шигъри хискә били зилзиләле

Буран матурлыгын тойганнарны.

 

Ява карлар, бөтерелеп, җилдә,

Гел бөтенләй башка бүген мин дә.

Сагыш түгел, шундый җылы тойгы

Аклык булып иңә күңелемә.

 

Үткән гомер

Узган гомер, бер уйласаң,

Ниләр генә булмагандыр.

Бу иңнәргә тулып торган

Бәхет кенә кунмагандыр.

 

Шуның өчен ул бит гомер,

Бормалары бик күп аның.

Сикәлтәле һәм мәкерле

Җирләре бар ул юлларның.

 

Бит үтәргә кирәк шушы

Гомер юлын кеше булып.

Шатлык, борчу, кайгы, сагыш

Киртәләрен кичеп, узып.

 

Ниләр генә булмагандыр–

Тетрәнгән минутларың.

Бәхет килгән сөенечтән

Баш әйләнеп киткән чагың.

 

Тормыш бит ул, егылгансың,

Абынгансың – барын беләм.

Кемнәрнедер каргагансың

Яшерен генә күңелеңнән.

 

Шул ук вакыт соңгы сынык

Икмәгеңне бүлгәнсеңдер.

Йөрәк җылың таныш түгел

Чит-ятка да биргәнсеңдер.

 

Беребез дә бер гөнаһсыз

Түгеллекне һәркем белә.

Бар да узган, кире кайтмый,

Үткәнеңне каргый күрмә.

 

Күңелеңдә беркайчан да

Саклап йөртмә нәфрәт, үпкә.

Җиңел булыр, үзең белән

Мәңгелеккә алып китмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев