Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Зайцева шигырьләре

Җыр-моңга, иҗатка гашыйк Елена Мамадыш районының Шәдче авылында яши.

Борма сукмак, әнкәй кайтып килә,
Чиләк, көянтәсе иңендә
Куаныплар аңа йөгерәмен,
Хыялый балачак исемдә.
Үзем олы, истә сабый чагым
Җитәкләдем әнкәй кулыннан
Чыланыплар беткән төсле булдым
Әнкәйнең чайкалган суыннан.
Борма сукмак, шундый матур яшьлек
Су буйлатып кайтыйк әнкәем
Мондый татлы төшне әле берчак
Күрдем диеп юкка әйткәнем.
Әнкәй бәгьрем ычкындырма яме
Газапландым, аерым яшәүдән
Гел дә шулай тормыш сукмагында
Калыйк әле икәү, икәүдән!

                    ***
Тормыш бит ул бары әкият,
Туганнан ук уйлап карасаң.
Тормыш бит ул бары табышмак,
Әгәр син җавабын табалсаң.
Тормыш әле үзе могҗиза,
Күрсәтмәгән кызыгы калмый.
Өстерәтеп ала арбасын,
Уфалласы үзе бит бармый.
Тормыш бит ул бары хикәя
Язмыш бик күп сынау яздыра
Кайгы, шатлык, бәхет, мәхаббәт
Гашыйклар тавында яндыра.
Тормыш нәрсә? — ул бит зур гомер
Гомернең бар озын, кыскасы
Беркемдәген ничек яшәсә дә
Тота алмый гомер тоткасын.

                   ***

Әниләрне сагынып күңел көтә
Кайтыр әле диеп өмет юк
Кунак киткән әнкәй кире кайта
Мәңгелеккә киткәч юллар юк.
Ишек ачып ник кермисең әнкәй?
Син бит күкрәк сөтен биргәнсең,
Йота алмыйм, тамчысы иренемдә
Мәңге төер салып киткәнсең.
Әниләрне сагынып яши-яши
Яралана йөрәк уртасы
Кадалыплар калган уклар булып
Сызлавыннан юк бит туктасы.
Ишек ачып ник кермисең әнкәй?
Ә җылың бит хаман куенымда
Шәүлә булып узып киткән төсле
Әнкәй түгел, өмет уемда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев