Елена Григорьева-Даниловадан өр яңа шигырь
Җан җал иткәндә

Елена Григорьева-Даниловадан өр яңа шигырь

Олы тәҗрибәгә ия сәхнә остасы, талантлы карендәшебез Мамадыш районының Владимир авылында туып-үскән.

Әле минем җирдә яшисем бар

Әле минем җирдә яшисем бар,
Күккә багып сорыйм, «Бир, Ходаем!
Саулыгымны, акыл, дәрт һәм дәрман-
Хыялларга юл бир, бир уңаен!»

Балалыктан күптән чыксам да, мин,
Сабый кебек, уйнап туялмаган.
Хыял диңгезендә чайкаламын,
Дулкын булып, хисен тыялмаган.

Җырланмаган әле моңлы җырым-
Үзәк өзәрлеге табылмаган.
Сүзләремнән мәрҗән тезәсем бар-
Күпме шигырь, каләм кагылмаган!?.

Әле минем бик күп яшисем бар:
Тагын илле!.. Юк, йөз!.. Йөз егерме!
Күп булырмы? Булмас!.. Янә туып,
Кабат яшәр идем бу гомерне!


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Молодец Лена...бик кочле тирэн мэгьнэле сузлэр